Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 март 2019, 12:14

Шахмат һәм бильярдка мөкиббәннәр

Кандра инвалидлар оешмасы Ватанны саклаучылар көненә багышланган төбәк бильярд ярышларында катнашты. Турнир Илеш районының Югары Яркәй авылында үтте.

Кандра инвалидлар оешмасы Ватанны саклаучылар көненә багышланган төбәк бильярд ярышларында катнашты. Турнир Илеш районының Югары Яркәй авылында үтте. Кандралылар өченче урын яулады. Командага җиңүне Сергей Арефьев һәм Олег Синюков китерде.

Уфа шәһәрендә “Идел” физкультура-спорт клубының 30 еллыгына багышланган спартакиада кысаларында инвалид-спортчылар арасында шахмат ярышлары үтте. Кандраның “Урал” спорт клубы әгъзалары Айдар Сәетгәрәев, Рәис Мостафин, Илвина Пензинадан торган командасы республиканың 26 командасы арасында 12нче урын яулады.
Читайте нас: