Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 март 2019, 12:31

Һәркемгә үрнәк шәхесләр

Редакция “Ел кешесе” бәйгесенә йомгак ясады

“Туймазы хәбәрләре” икенче ел рәттән “Ел кешесе” бәйгесе үткәрә. Анда гадәттә гәзитебез мәкаләләре каһарманнары бүләкләнә. Җиңүчеләрне сайлаганда гәзит коллективы үз кандидатураларын чәмле тәкъдим иткән укучыларының фикерен исәпкә ала.

Дәгъвачыларның чәмле җәмәгать карашы, үз коллективы, республика һәм илебез үсешенә керткән өлеше исәпкә алына. Премия матди өстенлекләрне күздә тотмый, бу мактаулы исем – рәхмәт һәм танылу билгесе.

Бәйге лауреатлары төрле һөнәр ияләре, төрле яшьтә һәм төрле иҗтимагый катлам вәкилләре – аларны үз талантын, һөнәр осталыгын, йөрәк юмартлыгын районга, шәһәргә һәм аның халкына багышлавы берләштерә.

Пәнҗешәмбе көнне “Родина” мәдәният йортында бәйге җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте. Бу “Альтернатива” пластмасса эшләнмәләр заводы” җәмгыяте баш директоры Раил Камил улы Фәхретдинов, үзәк район хастаханәсе табиб-реаниматологы Дамир Фәнүр улы Насыйбуллин һәм Башкортстан «дельфины»ның әнисе Динара Винер кызы Фазуллина.

(Мәкаләне тулысынча “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).

Читайте нас: