Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 март 2019, 12:25

"Балалар элгече тарихы"

Русия Дәүләт фильмнар фондына мәңгелек саклауга тапшырылган документаль фильм сценариен яшь туймазылы Мария Васильева язган

Туймазыдагы “ТИН-ТВ” студиясе кызлары һәм малайлары берничә ел рәттән балалар һәм үсмерләрнең Бөтенрусия ачык “Бумеранг” экран иҗаты җыенында катнаша, ул Кара диңгез буенда “Орлёнок” лагеренда үтә. Анда алар кино, ТВ осталары, журналистлар белән очраша һәм бик күп эшли. Мәсәлән, дүрт ел элек алар кыска вакытлы фильм төшергән һәм “Барысы да өйдә чакта” проекты җитәкчесе Тимур Кизяков белән тапшыруның балалар төрен чыгарган.

Быел аларга үзенчәлекле шәхес – чукрак-телсез педагог, МДУ профессоры Александр Суворов турында документаль фильм төшерергә туры килгән. Студия җитәкчесе Елена Корнилова белән җыенга педагогия колледжының икенче курс студенты Мария Васильева да барган. Материалны өйдә үк туплый башлаганнар, сценарийны исә Маша поездда язган.

“Орлёнок”ка Русиянең барлык төбәкләреннән килгән балалар. Төркемнәргә бүленгәннәр. Еленага, аның шәкертеннән кала, Мәскәү, Владикавказ, Приозёрск, Новомихайловскидан яшь телевидениечеләр эләккән. 21 көндә алар фильмны төшереп, ялгап, жюри хөкеменә тапшырырга тиеш булган.

Мәскәүдән “Орлёнок”ка фильм каһарманы да килгән. Генералиссимус Александр Василь-евич Суворовның бар яклап та адашы ул, аның язмышы егет-кызларны шулкадәр тетрәндергән ки, фильм төшергән вакытта 14-17 яшьлек үсмерләрнең әледән-әле күзләренә яшь тулган.

Нәни Саша өч яшендә сукырайган, тугыз яшендә ишетми башлаган. Загорскидагы чукрак-телсезләр интернатында укыган. 1970нче елларда ул киң танылган Загорск сынавында катнашкан, бу чараның максаты – үзенчәлекле инвалидлыкка ия кешеләрнең укыту-өйрәтүгә сәләтлелеген ачыклау (чукрак-телсез кешеләрнең тышкы дөнья белән аралашу өчен бар каналлары да ябык – алар ишетми, күрми, әмма тоя). Александрга Мәскәү университетының психология факультетында уку мөмкинлеге бирелгән.

(Мәкаләне тулысынча “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).

Читайте нас: