Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 февраль 2019, 13:25

Юл-хәрәкәт кагыйдәләре турында шаяртырга рөхсәт ителә!

Нефтекамада республика «Балачакның имин юллары» бәйгесе ярымфиналы үтте, анда республиканың 12 шәһәре һәм районы командасы юл-хәрәкәт кагыйдәләре буенча тапкырлыгын һәм шаянлыгын күрсәтте. Безнең район данын Туймазы 4нче мәктәбенең “Югары пилотаж” командасы яклады.

Командалар “Максатыбыз – юлларда имин тормыш тәэмин итү!” сәламләү, “Әкрен барсаң – ерак китәрсең” капитаннар бәйгеләрендә, “Скутер: йөрергә әзер!” музыкалы өй эшендә көч сынашты. Җырлар, биюләр, шаярулар чамадан ашкан иде. Шигырь-җыр белән үрелеп барган чыгышларында Туймазы командасы юл билгеләре, инспекторлар хезмәте һәм үзеңне юлда тоту кагыйдәләре турында бәян итте.
Читайте нас: