Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 февраль 2019, 12:40

Бозны эретерлек чәмле алышлар

Спорт фестивалендә ике йөзләп туймазылы катнашты

Туймазылылар өчен хоккей – спортның барлык гаилә әгъзалары да мөкиббән төре ул. Моңа узган шимбәдә “Игелекле боз” программасы кысаларында Русия хоккей федерациясе, Елена һәм Геннадий Тимченколар хәйрия фонды ярдәме белән 2нче спорт мәктәбе оештырган “Әнием, әтием һәм хоккейны яратам” фестивалендә катнашучылар янә бер тапкыр инанды. Ярышлар берьюлы дүрт мәйданчыкта үтте: икесендә шайбалы хоккей уйнадылар, калган икесендә пималы хоккей алышы кызды.

Боз сараенда бозда нәфис шуу белән шөгыльләнгән биш яшьлек кызлар да кулына кәшәкә алды хәтта. Алар фестивальдә бөтен командалары белән катнашты. Өчәр кешелек төркемнәргә бүленеп, кызлар бина алдындагы шугалакта җилдерде. Уен шартлары кулай иде: боз кыры гадәтиенең яртысы кадәр генә, капкалар бәләкәй һәм сакчысыз. Шуңа карамастан, анда шайба кертү бик җиңел булмады. Җиңелүчеләр уеннан чыга барды, алар, хис-тойгыларын яшерә алмыйча, үксеп елады. Ярышның бу төрендә “Комета” төркеме җиңүче булды. Аның исәбендә Эмилия Корбангалиева, Вика Комлева һәм Рената Рәхимҗанова уйнады.

Күрше шугалакта малайлар алышты. Алар кызларга караганда үзләрен ышанычлырак тотты һәм җиңелүне лаек кабул итте. Малайлар төркемнәре шактый күп иде. Шуңа күрә алар ике төркемчәгә бүленде. 11 яшькәчә хоккейчылар арасында “Вымпел” (Ратмир һәм Эмир Галләмовлар, Роберт Хисмәтуллин), кимендә 12 яшьлекләр арасында “Торнадо” (Чыңгыз Хәлфин, Данил Алчинов, Данис Сираев) җиңү яулады. Пима киеп туплы хоккей уйнаган гаилә төркемнәре дә чәмлелек җәһәтеннән калышмады. Турнир һәвәскәрләр арасында гына узса да, һәр алыш бозны эретерлек иде. Шайба эләктергән яшь хоккейчылар һөҗүмгә омтылды, әниләр һәм әтиләр исә командалары капкасын фидакарь саклады. Фәткелбаяновлар (уллары Эрик һәм Тимур белән әтиләре Вадим) һәм Галиуллиннар (кызлары Милена һәм Амелия белән әтиләре Илшат) җиңү яулады.

Хоккейдан кала, фестивальдә катнашучылар гер чөйде, аркан тартышты, теннис шарын хоккей таягы белән сугып, футбол тубын аяк белән тибеп кертү бәйгесендә көч сынашты. Футбол тубын 158 тапкыр тибеп, Элвир Зиннәтуллин алдынгылык яулады.

Гер чөючеләр бәйгесендә Серафимовка махсус мәктәбе тәрбияләнүчеләренә тиңнәр булмады: Спартак Исхаков 16 килограммлы герне – 200, Николай Семёнов – 111, Валерий Кузнецов 105 тапкыр чөйде. Бәйгеләр арасындагы тәнәфесләрдә һәркем С. Гыймаев исемендәге “Туймазы-Арена”да хоккей буенча үткән “Игелекле боз” ачык турниры уенчылары өчен җан аталды. Өшегән, ачыккан кешеләрне кыр кухнясы көтә иде – ботка белән сыйланырга, чәй эчеп җылынырга мөмкин иде биредә.

Тимченколар фондыннан җиңүчеләргә кубоклар, медальләр, бүләкләр өләшенде. Боз сараеның хоккей командасы шлем һәм кәшәкәләргә ия булды.

Анфиса АИТОВА.


Читайте нас: