Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 февраль 2019, 12:13

Иренә һәм бабасына бүләк җыйганнар

“Туймазы хәбәрләре” гәзите үзенең укучылары арасында үткән бәйгегә йомгак ясады

Ватанны саклаучылар көне алдыннан район гәзите хатын-кызларга бәйгедә бәхетен сынап карарга тәкъдим итте. Анда катнашучылар котлау пазл-открыткасын җыеп, табылган өлешләрне ябыштырып, гәзит редакциясенә китерергә тиеш иде. Тәкъдимебезгә кимендә 100 кеше колак салды.

Җиңүче жирәбә салу юлы белән билгеләнде. Бәхет Фәзимә Кәшиф кызы Шәмсетдиновага елмайды, бәйгедә катнашырга исә аны оныгы – бишенче сыйныф укучысы Аделина үгетләгән.

Шәмсетдиновлар гаиләсе өч ел элек Райманга күчеп килгән һәм хәзер чәмләнеп гараж, сарай, мунча төзү белән мәшгуль. Гаилә башлыгы Җәмил Шамил улы озак еллар бетон ташучы автомобильләр җиһазлау заводында йөкләр эләктерүче булып эшли. Оста куллы бу ир-егет бүләк – “Хозяин” кибете тәкъдим иткән борауга бик шат булачак дип исәпли Шәмсетдиновлар гаиләсе хатын-кызлары.
Читайте нас: