Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 февраль 2019, 11:57

“Әфганнан соң мин төннәрен ун ел сугыштым”

Ике медале һәм тәнендәге ике ярчык якташыбызга һаман сугыш турында хәтерләтә

Туймазылы Рәзиф Тимеркәев өчен әфган сугышы 1982 ел азагында башлана. Ерак Көнчыгыштагы ул берничә ай хезмәт итәргә өлгергән чик буе отряды Әфганстан биләмәсенә – илебезнең чик буеннан 100 километр ары озатыла. Солдатларга Таҗикстан һәм Төрекмәнстанның чик буе биләмәләрен саклау өчен дип аңлаталар. Бу республикаларга әфган сугышчылары даими һөҗүм итә.


– Әфганстанда чик буен гадәти ысул белән саклау үз-үзеңә кул салуга тиң – азсанлы чик буе нарядын дошманнар күз ачып йомганчы тар-мар итә, – дип хәтерли Тимеркәев. – Шуңа күрә без башкача эшләдек. Кеше яшәмәгән йорт табып, анда әфган армиясенең коралланган 20-30 яугирен утырттык һәм йортның әйләнә-тирәсен миналадык. Шундый ныгытма яныннан (без аларны блокпост дип атадык) күренмичә үтеп китү мөмкин түгел иде. ДРА (Әфганстан Демократик Республикасы – авт. иск.) яугирләре тревога сигналы биргәч, без башкисәрләр күрсәткән нокталарга миномёттан ут ачтык яисә алар тупланган урынга юл тоттык.

Әмма бу тәҗрибә шундук килмәде. Хәрби күнекмәләргә ия булмаган совет солдатлары башта зур югалтулар кичерде.

– Безнең бүлекне Хабаровскидан Таҗикстанның Курган-Түбә шәһәренә озаттылар, – дип дәвам итә Тимеркәев. – Аннан безгә Әфганстанның Пяндж шәһәренә 150 кило-метрлык марш-бросок эшләргә кирәк иде. Чак барып җиттек: безгә бирелгән борынгы бронетранспортёрларның берсе дә ахырга кадәр тарталмады. Аларны отрядларга кадәр буксирда сөйрәргә туры килде. Аннары безгә чагыштырмача яңа БТРлар бирделәр.

Беренче айларда безнең дистәләгән БТР һәм 150ләп яугирдән торган бүлекчәбез чегән таборын хәтерләтте. Күз алдыгызга китерегез – хәрби техника колоннасы килә, броняга койкалар, мич, утын эленгән. Әйтергә кирәк, алар безне берничә тапкыр үлемнән коткарды: гранатомёттан атканда граната, шуларга бәрелеп, читтәрәк шартлый. Нәтиҗәдә ул броняны тишми һәм безгә дә зыян килми.

Бер шуравига –

йөзләгән дошман

– Әфганстан биләмәсендә тәртип урнаштыруның янә бер нәтиҗәле ысулы “нокта” дип аталган 800 метр диаметрлы плацдармнар кору. Тирә-ягы чәнечкеле тимерчыбык белән уратып алынган һәм миналар куелган, – дип дәвам итә әңгәмәдәшем. – Шунда 45ләп яугир һәм берничә бронетранспортёр урнаша. Әмма шундый ныгытмалар да һәрвакыт саклап калалмый иде. Иң куркынычы – гади машиналардан һөҗүм итү. Күз алдыгызга китерегез: “нокта”дан 150 метр арырак урнашкан юлдан гади джип үтеп бара. Кинәт аның артындагы япма күтәрелә һәм зур калибрлы пулемёт безгә ут ача. Без коралга тотынып, ут ачканчы аңардан җилләр исә. Бу һөҗүмнең иң начар ягы – дошман һәр бишенче пуляда тәре рәвешендә уем ясый. Атканда алар шундый ачы сызгыра ки, хәтта тәҗрибәле яугирләр дә каушап кала.

Әфгандагы күренешләрнең кайберсе кыргыйлык булып тоелса, елмаерга мәҗбүр иткәннәре дә бар иде. Берничә тапкыр кызганыч та, кызык та хәлләр шаһиты булырга туры килде: яныбыздан башыннан аягына кадәр коралланган, безнең белән дустанә мөнәсәбәттә булган авыл халкы (пуштуннар) үтеп бара. “Кая җыендыгыз?” – дигән сорауга көлешеп җавап бирә алар: “Бер-ике километр ары дошман урнашкан. Борчылмагыз, шурави (совет солдатларын шулай атыйлар – ред.), хәзер без аларны җәһәт кенә тар-мар итеп киләчәкбез”.

Өч-дүрт сәгатьтән соң ике-өч коты очкан кеше әйләнеп кайта: “Алар бик күп, безнең генә көч җитәрлек түгел, ярдәм итегез!” Без вертолётлар чакыртабыз, алар бандитлар тупланган урынга ракеталар яудыра. Тиздән канәгать пуштуннар да кайта башлый. Алар үзләре белән трофей-корал, әсирләр алып кайтып килә. Баксаң, әсирлеккә төшкәннән соң дошманнар җиңүче ягында сугыша. Намуслы һәм тугры. Тагын әсирлеккә төшкәнче.

Я син, я сине

БТР водителе Рәзиф Тимеркәев өчен сугыш 1983 елның 21 декабрендә тәмамлана.

Табиблар башыннан биш ярчык ала, икесен эзләп таба алмыйлар. Бүген шушы ярчыклар һәм ике “Сугышчан батырлыгы өчен” медале яугир-әфганлыга үткән сугышны онытырга ирек бирми.

– Сугыш малайлардан ир-егет ясый диләр, – дип фикер йөртә ул һәр сүзен уйлап. – Белмим... Сугыш һәрвакыт куркыныч ул. Дошман белән очрашканда тамакка төер утыра һәм кан исе килә иде. Биш минуттан соң гына үтә бу халәт. Үлем янәшә атлау белән килешеп буламы соң? Әфганнан соң да җибәрергә теләмәде ул безне. Күпме хезмәттәшем кайткач һәлак яисә вафат булды – санап бетергесез. Исән калганнар исә озак вакыт тынлыкка ияләшә алмады. Урамнардан яшеренеп почмактан атудан курыкмыйча үтү гаҗәп иде.

Мин үзем дә Әфганстаннан соң ун ел төннәр буе сугышып чыга идем. Бер нәрсә коткарды: без үзебезнең берләшмәләрне оештырдык һәм көчебездән килгәнчә бер-беребезгә ярдәм иттек.

Алексей ШИЛЬНИКОВ.



Читайте нас: