Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 февраль 2019, 12:07

Ерак Рус утравында

Инглиз телен белү нәтиҗәсендә Рөстәм Насыйбуллин диңгез радиоразведкасында хезмәт итә

Хәрби-диңгез көчләре сафларында алган тәэссоратларын Рөстәм Сабит улы әле дә хәтерли. Дембельгә чыгуына 30 ел булып килә, югыйсә. Русский утравында (Приморье ягы) Бабкино култыгында махсус тәгаенләнештәге аерым радиотехника бүлекчәсендә хезмәт иткәнгәдер, мөгаен.

Владивостоктагы туплау үзәгендә старшиналарның берсе 18 яшьлек егеткә инглиз телендә текст тапшыра һәм рус теленә тәрҗемә итәргә куша. Бирем катлаулы булмый, Рөстәм аны “ә” дигәнче башкарып чыга. “Сине радиоразведкага алабыз. Әлегә элемтәчеләр мәктәбенә укырга китәсең”, – дип игълан итә старшина.

– “Учебка”да форма бирделәр. Беренче төнне үк без, яшь солдатлар, погон тегәргә өйрәндек, өлешләрнең атамаларын ятладык. Алар исә байтак иде. Мәсәлән, фуражка-бескозырька төп, түбә, әйләнә һәм флот тасмасыннан тора, – дип искә ала Рөстәм Сабит улы.

Ярты ел “микрофончылар” ротасында укыганнан соң, Насыйбуллинны Бабкино култыгына радиоэлектрон разведка төркеменә күчерәләр. Чып-чын матрос тормышы башлана: алты сәгатьлек хәрби әзерлек, шулкадәр үк – хуҗалык эшләре. Устав, хәрби әзерлектән кала, егетләр чит телләр дә өйрәнә.

– Мин совет чорында, төрле милләт вәкилләре белән хезмәт иттем, башкортлар да, руслар да, латышлар да, үзбәкләр дә, азәрбайҗаннар да, украиннар да бар иде. Өйдән килгән күчтәнәчләрдән бергәләп авыз иттек. Украинадан килсә – мотлак сало, Балтыйк буеннан – кәнфит, Үзбәкстаннан – кипкән җимеш иде бу. Әз булса да, барыбызга да җитте, – дип сөйли Рөстәм Сабит улы. – Пешекчебез үзбәк егете Уктам искиткеч тәмле ашлар әзерләде. Аңа туган ягыннан тәмләткечләр җибәрәләр, ул һәр ризыкка салды аларны. Беләсезме, хезмәт иткәндә туйганчы нәрсә ашадым? Камбала балыгы. Күрәсең, безнең җитәкчеләрнең балыкчылык предприятиесе белән килешүе булган: безгә нәкъ шушы балыкны төрлечә әзерләп ашаттылар. Шул сәбәпле матрослар корюшка – вак балыкның уылдык чәчү чорын көтә иде. Без аны үзебез ясаган сөкә белән сөзәбез һәм камбузга кертеп бирәбез. Шул елларда беренче тапкыр креветка һәм гребешкидан авыз иттем. Яз көне исә “үләнгә” күчәбез: урманда кузгалак, кыр сарымсагы җыябыз, Уктам шулардан хуш исле аш әзерли.

Радиоотряд тарафыннан тупланган мәгълүмат «аеруча әһәмиятле» дәрәҗәсендә була. Радиоразведка ротасы егетләре дәүләтебез өчен хәвефле радиохәбәрләрне эләктерә. Нәтиҗәдә ярты ел хезмәт иткәннән соң мөһим бурычны үтәгән өчен Насыйбуллин өлкән матрос дәрәҗәсенә үрләтелә, тагын берничә айдан соң икенче статья старшинасы була. Аны бүләклиләр – бер айга отпуск бирәләр!

– Хезмәт җиңел булмады. Колакчыннарны бер генә секундка да салмадык. Мөһим мәгълүматны ишетми калсаң, димәк, ватандашларыңның гомерен куркыныч астына куясың, – дип ассызыклый Рөстәм Сабит улы. – Хезмәтемне тутыргач, миңа Дзержинский исемендәге Дәүләт хәвефсезлеге комитеты югары мәктәбенә укырга керергә тәкъдим иттеләр. Тик мин өйне, туганнарны сагындым. Хәзер инженер-энергетик булып эшлим, диңгез белән сәяхәтче буларак мавыгам. Армиядә вакыт заяга үткәнме? Юк, әлбәттә. Ашыгыч хезмәт – үз-үзеңне үстерү һәм ирләргә генә хас сыйфатларга ия булу чоры ул. Иң мөһиме – зарланмаска һәм үзең өчен аклану эзләмәскә, шул чагында таулар күчерү дә авыр тоелмаячак.

Диана МӨСӘВИРОВА.