Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 февраль 2019, 11:43

Безнең заман хәрбиләре

Курсант өчен иң мөһиме – укуның тәүге елын үткәрү

Әйтегез әле, иртәләрегез күптәннән Русия Федерациясенең дәүләт әләмен күтәрүдән башланамы? Михайловский хәрби артиллерия академиясе курсанты Марсель Гыйлаҗевның иртәсе нәкъ шулай башлана. Иртәнге сәгать 6да тора, кичке 10да ята – һәр көне минутлап бүленгән һәм катгый тәртипкә буйсынган.

Артиллерия һәм диңгез пехотасы факультеты курсантлары расписаниесендә, уртак фәннәрдән кала, ату, утка идарә итү, хәрби топография, артиллерия разведкасы, электр техникасы, физик әзерлек, парашюттан сикерү бар. Биредә Туган иле алдындагы бурычын үтәргә әзер чын ирләр тәрбиялиләр.

Марсельнең әти-әнисе – Илфира Васильевна белән Рабирт Равил улы улының һәрчак чәмле булуын, яхшы укуын, спортка мөкиббәнлеген билгели: футбол, баскетбол уйный, чаңгыда йөри. Балачакта футболчы булырга хыяллана, аннары архитектор, 10нчы сыйныфта исә хәрби хезмәт белән кызыксына башлый. Һөнәр сайлаганда мәктәптә оештырылган хәрби җыеннарның әһәмияте зур була. Марсельгә хәрби тәртип, оешканлык, татулык, пөхтәлек ошый. Нефть тармагында эшләгән әти-әнисе исә каршы чыга, улын үгетләп карый. Әмма абыйсы Альберт һәм сыйныфташлары Марсельнең карарын хуплый.

– Беләсезме, безгә әйтеп тә тормыйча, академиягә гариза җибәргән, аннан уңай җавап килгән, – дип сөйли елмаеп Илфира Васильевна. – Чыгарылыш кичәсеннән соң икенче көнне абыйсы белән хәрби комиссариатка китте. Санкт-Петербургка билетлар сатып алып кайтып керделәр. Миңа, әни кешегә, улымны үземнән еракка җибәрү авыр иде, әлбәттә. Өстәвенә, хәрби һөнәре катлаулы, гаять зур җаваплылык таләп итә. Аннары, бераз уйланып йөргәч, иң мөһиме – балалар бәхетле булсын, яраткан эше белән шөгыльләнсен, дигән карарга килдем.

Марсельнең сүзләре буенча, яшь яугир курсларының тәүге ике атнасы шулкадәр авыр була, көн саен диярлек ташлап кайтып китәсе килә. Иртәнге күнегүләрдән соң көн ахырына якынлашкан кебек тоела. Иң көчлеләр генә чыдый, һәм үз алдына максат куйган Марсель барлык сынауларны да уңышлы үтә.

– Улым беренче тапкыр өйгә каникулга кайткач, аның үзгәрүен күреп гаҗәпләндек, – дип сөйли Рабирт Равил улы, аның тавышында улы өчен горурлык сизелә. – Олыгайган, җаваплылыгы, максатчанлыгы арткан. Артык сүз сөйләми, эшкә кагылышлысын гына, физик яктан да ныгыган. Шулкадәр тәртипкә күнеккән ки, хәтта өйдә чагында да иртәнге сәгать биштә торып, йөгерергә чыгып китә. Хәрби академиядә уку тәэсире сизелә, ныклы холкы чыныга, әлбәттә.

Марсель бик еш әтисе белән гаражда булашуларын искә төшерә икән. Беренче курста гел ашыйсы килә бит ул, әнисенең мантыйлары төшенә керә. Хәзер өйрәнгән инде. Академиядә яхшы ашаталар. Өстәвенә, курсантлар икенче курстан саллы акчалата ярдәм ала. Төп стипендиядән кала, аларга яхшы өлгереш, парашюттан сикергән өчен өстәмә каралган. Кулга 15-24 мең сумлап чыга.

Сагынуларын басарга иптәшләре ярдәм итә. Чын ир-егетләр дуслыгы һәм ярдәме – армиядә төп шартларның берсе. Курсантлар бик еш экскурсияләргә йөри, музейларда, спорт чараларында була, якшәмбе көнне ял алала.

Яшь булуына карамастан, Марсель өлкәннәрчә җитди, төпле фикер йөртә.

– Бу һөнәрне белә торып сайладым һәм бу хакта һич үкенмим, – ди ул. – Туган илне бездән башка кем саклаячак соң? Академияне тәмамлагач, мине флотлар буенча тәгаенләнү көтә – диңгез пехотасы яки десант-штурм бригадалары бүлекчәләренә. ФСБ яки СОБРга эләгү мөмкинлеге дә бар. Кая җибәрсәләр дә, намус белән хезмәт итәчәкмен. Егетләргә хәрби уку йортларына керергә киңәш итәр идем. Бүген бу абруйлы, дәрәҗәле һөнәр.

Регина МИҺРАНОВА.


Читайте нас: