Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 февраль 2019, 12:23

Биш минуттан чик сакчылары

Серафимовка 3нче мәктәбендә балаларны Русия кадеты көне белән котладылар

Җиде ел элек Серафимовка 3нче мәктәбендә беренче кадет сыйныфлары барлыкка килде, 2016 елда исә республика “Гомуми белем бирү мәктәбендә кадет сыйныфлары үрнәгендә яшь буында ватанга тугрылык тәрбияләү” дип аталган сынау мәйданчыгы ачылды. Ул шушы көннәрдә үзенең эшчәнлеген төгәлләде. Шушы дәвердә бу проектка БР мәгарифне үстерү институты җитәкчелек итте.

Инновация мәйданчыгы тәмамланганнан соң Серафимовка кадетлары мөстәкыйль тормышка аяк баса. Аларның максаты – үзләрен Русия күләмендә күрсәтү. Авылда кадет мәктәбе ачу турында хыялланучы чәмле педагогларга ярдәм итәрдәй кешеләр табылыр дип ышанасы килә.

Әле 9, 7, 5 һәм 4нче кадет сыйныфларында 52 кеше белем ала. Малайлар гына түгел, кызлар да бар. Төп фәннәрдән тыш, программада махсус фәннәр, шул исәптән гомуми хәрби әзерлек, ату да бар.

Кадет булу мактаулы, катлаулы һәм гаять кызыклы – балалар шундый фикердә. Күпләре үзен хәрби сыйфатында күз алдына китерә. Булачак чик сакчылары “хәрби эшләр” генә майтарып калмый, мәктәп тормышында да чәмле катнаша – спорт белән шөгыльләнә, Серафимовка интернат-йортының шәфкатьлелек палатасындагы авыр чирле балаларның хәлен белешә, кошларга җимлек ясый һәм иясез хайваннарга азык җыя.

Узган атнада авыл мәдәният йортында Русия кадеты көненә багышланган чара узды.

Мәктәп директоры Марат Сәйфуллин, тәрбия-методика эше буенча директор урынбасары Ирина Попелковская, тормыш хәвефсезлеге нигезләре укытучысы һәм кадет сыйныфлары тәрбиячесе Тәлгать Зәйнуллин соңгы өч елдагы иң күңелле вакыйгаларны искә алды: бөтенрусия “Призывник” хәрби-ватанга тугрылык спартакиадасында, V бөтенрусия “Киләчәк мәктәбе” җыенында катнашу, “Русиянең алдынгы 100 мәктәбе” бәйгесендә “Мәктәп – ватанга тугрылык тәрбияләү алдынгысы” бүлегендә җиңү, республика кадетларының I “Ватан уллары” слётын үткәрү бу. Шулай ук “Кадетлар, алга!” чаралары йомгаклары белән таныштырдылар.

Тарих укытучысы һәм мәктәп музее җитәкчесе Айгөл Хурамшина укучыларның тарих һәм җәмгыять белеме буенча төрле югарылыктагы олимпиадалардагы казанышлары турында бәян итте.

Профессор, филология фәннәре докторы Наилә Искужина фәнни җитәкче Михаил Бикмәевның тәбрикләү сүзен җиткерде, ул мәктәп коллективының яшь буынны ватанга тугрылык рухында тәрбияләү эшчәнлеген югары бәяләгән. Наилә Гайфулла кызы ирешелгәннәрдә туктап калмаска, ышанычлы адымнар белән яңа максатларга омтылырга өндәде.

Серафимовка мәктәбе тәрбияләнүчеләрен Русия кадеты көне белән котладылар. Аннары мәктәпкә яңа килүчеләр – бишенче сыйныф укучылары үзләрен армия хезмәтенә әзерләргә, башкалар өчен үрнәк булырга ант итте. Дулкынланудан кайберләренең тавышы калтыранды, әмма бераздан сәхнәдән: “Русиягә хезмәт итәм!” дигән шатлыклы авазлар яңгырады.

Кадетлар бердәм сафларда кычкырып җырлады, “Кул көрәше”, “Самбо” һәм “Кылыч алышы” берләшмәләрендә алган осталыгын күрсәтте.

Венера АШИРОВА.


Читайте нас: