Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 февраль 2019, 12:40

Күмәклектә — көч!

Карамалы-Гобәй авыл советы авылларында суүткәргечләр уртак тырышлык белән ремонтлана

Бәләбәй районы чигендә урнашкан иң ерак авыл советларының берсе бүген җәмәгать объектлары һәм инженер инфраструктурасын үзгәртеп коруга чәмле кушылды. Дәүләтнең төбәк һәм федерация проектлары рәвешендәге ярдәме белән ирешелде моңа.

Мәтәүтамак авылы ти-рәсендә ике дистәләп саф сулы чишмә агып ята. Шуңа күрә төбәк халкы сыйфатлы суга тиенә. Күпләрнең өенә үткән ул. Әмма моңа кадәр даими өзеклекләр булып торган.

– Безнең авылны су белән тәэмин иткән суүткәргеч 1973 елда ук салынган, – ди Мәтәүтамакта яшәүче Марат Шәрәфетдинов. – Аны әледән-әле ремонтлап тордылар. Әмма соңгы дистә елда үткәргечнең чыганактан басу капкасына кадәр өлеше җитди тузды. Торба еш тишелү сәбәпле, челтәрдәге басым түбәнәйде.

Былтыр мәтәүтамаклы-ларга Төбәк тәкъдимнәрен хуплау программасында катнашырга тәкъдим иткәч, алар шундук суүткәргечне ремонтларга карар итә. Исәпләүләр проектка кимендә 1,3 млн сум таләп ителүен күрсәтә. Шуның кимендә 800 мең сумын – республика бюджеты, 180 меңен төбәк хакимияте бүлә, 200 меңен химаячы – шушы төбәктәге хуҗалык җитәкчесе салырга ризалаша. Димәк, авыл халкы өчен финанс йөкләнеш артык авыр булмый – биш йөзләп кешегә кимендә 136 мең сум акча җыярга кирәк була.

Җыелган акча үткәргечнең чишмәдән килгән мәшә-катьле өлешен ремонтларга җитә.

Кәлшәле авылында да шундый ук хәл күзәтелә. Тузган суүткәргеч тишелү сәбәпле, авыл халкының сусыз калган очраклары еш була. Авыл халкы бу мәсьәләне былтыр “Анык эшләр” төбәк партия проекты ярдәмендә хәл итә башлый.

– Кәлшәледә 200ләп кенә кеше яши, күбесе өлкән яшьтә, – ди авыл старостасы Илдус Гыйззәтуллин. – Бүленгән акчага авыл советы торба сатып алды, авыл халкы экскаватор һәм белгечләр яллауга акча җыйды, алар 400 метр чамасы үткәргечне алыштырды. Торба еш тишелми башлады, әмма барлык челтәрне тәртипкә китерү өчен тагын ярты километрлап торба алыштыру таләп ителә. Быел акча җыя алырбыз һәм төбәк хакимияте ярдәме белән бу бурычны үтәрбез дип ышанам.

Карамалы-Гобәй авы-лының чәмле кешеләре былтыр “Заманча шәһәр мохите тәэмин итү” программасына кушылды. Авыл халкы карар итте: авылда бала-чага шактый күп, шуңа күрә уен мәйданчыгы кирәк. Авылга кимендә 377 мең сум акча бүленде. Җиһаз сатып алгач 100 мең сумлап акчаның янга калуы ачыкланды. Бу акчага урам спорт җиһазлары сатып алынды.

– Быел “Анык эшләр” партия проекты кысаларында Карамалы-Гобәй авылында өлешчә генә булса да ярты авылны су белән тәэмин иткән су кудыру манарасын ремонтлау күздә тотыла. Ул 1965 елда төзелгән һәм бер тапкыр да ремонтланмаган, – ди биләмә башлыгы Мәгафур Хәбибуллин. – Төбәк тәкъдимнәрен хуплау программасы кысаларында исә авыл халкы балалар бакчасында тәрәзә алыштыру өчен тавыш бирде.

Ләлә МУСИНА.


Читайте нас: