Бар кеше дә бәхетле, сәламәт, озын гомер кичерергә, өлкән яшьтә дә нык булып калырга тели. Илчембәт авылында бер кызы карамагында яшәүче 91 яшьлек Миннур Минһаҗ улы Саттаров та хыялланган бу хакта. Әмма Бөек Ватан сугышы аның язмышына төзәтмәләр керткән.
Сугыш башланганда Миннурга 14 яшь була. Абыйлары яу кырында ятып кала. Яше җиткәч, аны Кызыл Армия сафларына алалар, Грозный шәһәренә, 141нче тау-атучылар полкына тәгаенлиләр.
– Без мөһим объектларны каравылладык, тауда башкисәрләрне эзләдек, алардан арыну белән шөгыльләндек, – дип искә төшерә Миннур Минһаҗ улы. – 1946 елда полкны Карпат аръягына җибәрделәр, без анда бандерачыларны юк иттек.
Бер алышта Саттаров яралана. Ярты ел госпитальдә ята, 1947 елда демобилизациядән соң өенә озатыла.
Хуҗалыкны тергезергә кирәк була. Өметле егетне авыл советы сәркатибе итеп сайлыйлар. Шул чорда тырыш, хезмәт сөючән Сафура белән таныша ул. Миннур төп рольне башкарган бер спектальдә Сафура аның хатыны булып уйный. Соңыннан исә законлы хатыны булып китә.
Ике баласы тугач, колхоз җыелышында Миннурны Стәрлетамак авыл хуҗалыгы техникумына укырга җибәрергә карар ителә. Хуҗалыкта белгечләр җитми.
Өенә “кызыл” диплом белән кайта. Авылдашлары белән берлектә бәрәңгедән мул уңыш алган өчен СССР Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең бронза медаленә дә лаек була.
Тормыш иптәше Сафура Шакир кызы белән 59 ел гомер кичерә ул. Аны югалтканнан соң Миннур Минһаҗ улы сөеклесенә багышлап шигырьләр яза башлый.
Шулай да Миннур Саттаровныңтөп байлыгы – дүрт улы, ике кызы, ундүрт оныгы һәм утыз онык баласы.