Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 февраль 2019, 11:33

Яратканнар гына бәхетле ул...

Бәйрәм алдыннан йөрәк рәвешендәге открыткалар ә дигәнче таралып бетә

14 февраль – Гашыйклар көнен яз якынлашу белән бәйлиләр һәм сөекле кешеңне шатландыру өчен тагын бер сәбәп буларак кулланалар.

Статистика буенча, бәйрәм алдыннан кибетләрдә товар әйләнеше икеләтә арта. Аеруча открыткаларга ихтыяҗ зур – аларны бик күпләп сатып алалар. Кибет киштәләрендә кружка, ручкалар, исемле футболкалар калмый. Сатучылар сүзләренә караганда, туймазылылар алар өчен 1000 сумын да чыгарып салырга риза. Гашыйк-лар (гадәттә 35 яшькәчә) шактый акчасын кондитер кибетләрендә калдыра, йөрәк рәвешендәге торт һәм шоколадлар сатып ала. Сатып алучыларның өчтән бер өлеше чәчәк, зәркан эшләнмәләр кибетләренә юллана. Сөеклеләренә товар сатып алуга һәм косметика хезмәтләре күрсәтүгә сертификат бүләк итүчеләр дә аз түгел.

Кәкребаштан Нигъмәтуллиннар бәйрәмне билгеләгән дә инде – Альмира белән Айдар “Родина” мәдәният йортына Лилия Биктимерова һәм Фәдис Ганиевларның моңлы гаиләсе концертына барган. Бүләк – танылган артистлар чыгышына ике билет гәзитебез сәхифәсендә үткән фотобәйгедә җиңгән өчен тапшырылды аларга.

– 14 февраль – гаиләбездәге яраткан бәйрәмнәрнең берсе, – ди Альмира Рәфыйкъ кызы. – Без бер-беребезне 13 ел беләбез. Шушы чорда бер-беребезгә байтак бүләк бирештек: чәчәк, сырлап эшләнгән брелок, хушбуй, бизәнгечләр, кино һәм театрга билет, серле кичке аш... Бу юлы бәйрәмне ничек билгеләячәгебезне әлегә хәл итмәдек. Кызыбыз белән бергәләп кафега барырбыз, мөгаен.

Хыялыйларның күбесе сөеклеләренә тәкъдим ясый, 14 февральгә туй көнен билгеләүчеләр дә бар.

Туймазы ЗАГСында хәбәр итүләренчә, быел туй ыгы-зыгысы көтелми. Бүген нибары бер пар никахын терки. Былтыр алты пар булган.

Агымдагы елның гыйнварында 41 пар өйләнешкән – 2018 елга караганда 12гә азрак бу.

Шунысы куанычлы, районыбызда гаилә ядкәрләренә хөрмәт зур. 14 февральдә шәһәр ЗАГСында тормыш сукмагыннан 50, 60, 70 ел бергә атлаган дүрт гаилә пары хөрмәтләнәчәк.

Фотобәйге нәтиҗәләре – tv.rbsmi.ru сәхифәсендә.

Анфиса АИТОВА.


Читайте нас: