Шушы көннәрдә 70 яшен тутырган Машнинны тыңлап утырганда, башымнан бер уй үтте – әти-әнисеннән, әбисе Аннадан күчкән тырышып эшләү осталыгы һәм теләге аның төп байлыгына әверелгән. Шатланып яшәгән, эшләгән.
Виктор Машнин өчен гаиләсе терәк-таяныч була. Серафимовка авылындагы кечкенә йортта барысына да урын җитә. Бала-чага мич башында җылыда, бабаларының гражданнар сугышы турындагы хикәятләрен тыңлап, йокыга тала.
Мәктәптә укыганда Виктор җиңел атлетика белән шөгыльләнә, текә спорт велосипеды һәм бармакчалар алып биргәч, велоспорт белән мавыга. “Сәпид” кулына эләгү белән Бәләбәйгә чыгып китә – туганнарына күрсәтергә тели.
Спорт тәнен дә, рухын да чыныктыра. Армия хезмәтенә алынгач, “картлачлар” шундук исәпләп чыгара: “Егет чит илгә чыгачак!”
Венгриягә эләгә. Армия хезмәтендә балачактан килгән гадәте нык ярдәм итә – бар эшне җиренеп җиткереп, сыйфатлы итеп башкару. Кросска чыксалар – Машнин беренче, ату, йөк күтәреп йөгерү – Серафимовка егете Машнин янә барыннан да алда.
Армиядән кайткач, 21 яшьлек ир-егет әнисенә ярдәм итә һәм картайган әбисе белән бабасын карый. Бертуган энесе һәм сеңлеләренә әти урынына кала.
Вахта йөртә, мастер, механик, комсомол оешмасы сәркатибе булып эшли. Ул заманда шофёрларның комсомол-яшьләр экипажлары үзара ярыша: кем бензинны азрак сарыф итә, кем эшне тизрәк үтәп кайта...
1993 ел “Башнефть” берләшмәсенең 2нче транспорт идарәсендә сәнәгать-технология бүлеге начальнигы вазифасын биләгән Виктор Андреевич өчен әһәмиятлегә әверелә – аны бистә хакимияте башлыгы вазифасына тәгаенлиләр.
Бу вазифада ул 2007 елга кадәр эшли. Шушы дәвердә Серафимовка үсә, яңара. Нәрсәләр эшләнүен укып карыйсың да, таң каласың. Гаять зур эш башкарылган: 20нче квартал төзелгән, шәхси йортлар салу өчен биләмәләр бүленгән, яңа мәктәп, савыктыру комплексы, музыка мәктәбенә янкорма (Виктор Андреевич якташы, мәскәүле Евгений Астафьевка ачкыч яраткан, һәм ул заманы өчен патшалар бүләге ясаган – бер миллион сум бүлгән) төзелгән. Казанлыклар, кибетләр, су коллекторы, хастаханәнең терапия бүлекчәсе бинасына «дөрес» түбә, тагын бер мәктәп...
– Бер вакыйганы искә алып китәсе килә, – дип елмая Машнин. – Бистәнең югары очында яктырткычлар урнаштырырга тиешләр. Халыкны җыенга чакырып, кәгазь таратылды. Халык белән очрашу файдалы, кызыклы булды. Икенче көнне минем кабинетка олы яшьтәге бер абзый килеп керде дә тупсадан ук: “Ут юк. Забастовкага чыгам!” – димәсенме.
«Әйдәгез, тыныч кына сөйләшик”, – дип үтендем аңардан. Аннары, җайлап утырырга тәкъдим итеп, сәркатипкә графин белән су, кәгазь һәм ручка китерергә куштым. Ир кеше миңа аптырап карап куйды, мин исә: “Сез утырыгыз, ә мин бистәгә чыгып китәм. Үзегез беләсез, тәртипсезлеккә юл куярга ярамый. Менә сезгә телефон, районнан, Уфадан шалтыратсалар, сорауларга җавап бирегез...” Ипләп кенә дәвам иттем: «Җыенга килмәвегез сезнең гаеп ич».
Мин ишеккә юнәлдем, ул минем арттан иярде: “Монда утырырга җыенмыйм!” Шундук чыгып сызды. Ә мин тавыш күтәргән булсам? Ул шикаять язарга тотыныр иде. Кешеләр белән сөйләшә белергә кирәк.
Пенсиягә чыккач, Машнин сигез ел дәвамында тирә-як авыллардан балаларны җыеп, автобус белән мәктәпкә китерә. Хәзер элекке «Октябрьскнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең ветераннар советы рәисе ул, карамагында – 1500 пенсионер.
– Бервакыт ветеран Казаковны очраттым, – дип сөйли ул. – Сукмактагы карагай агачларын тигезләргә тәкъдим итте. “Синнән пычкы – миннән бензин”, – дидем. Ә бу үзенчәлекле карагайлар. Кайчандыр алар урынында буш урын иде, соңыннан торак йорт салдылар. Бер матурлыгы юк. Урман хуҗалыгы директоры Игорь Юлашевка мөрәҗәгать иттем. Ул Муллакамыш тирәсендә яхшы карагайлар үсүен әйтте. Трактор, “алтын кул” (экскаватор урнаштырылган машина) китереп, агачларны туфрагы белән бергә җайлап кына чокып алып, Серафимовкага күчереп утырттык.
Шулай яшим инде. Балалар үсте. Аларга алмашка оныклар килде. Бабалары бәрәңге казый, алар булыша. Ялкау булып үсмиләр. Димәк, хезмәт сөючән Машниннар буыны дәвам итә. Бу сөендерә.