Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 февраль 2019, 12:26

Алтыннан башладылар

Индустрия колледжының өч студенты “Ворлдскиллс Россия” (“WordlSkills Russia”) бөтенрусия чемпионатының төбәк өлешендә җиңү яулады

Быел чемпионатның “Полимер чималлардан эшләнмәләр әзерләү” юнәлешенең төбәк өлеше индустрия колледжында үтте. Шуңа күрә якташларыбызга һөнәр осталыгы бәйгесендә катнашу

аеруча дулкынландыргыч булды.

Укытучы Татьяна Иванцова тәрбияләнүчеләре – “Машина эшләү технологиясе” белгечлеге буенча белем алучы өченче курс студентларын җентекле әзерләде. Буш вакытларының һәр минутын киләсе бәйгегә багышлады алар.

Чемпионат вакытында катнашучылар берничә бирем үтәде. Егетләр компьютерда өч үлчәмле модельләштерү белән шөгыльләнде, аннары өлешләрне кимчелек булу-булмауга тикшерде һәм үз исәпләре буенча аларны станокларда җитештерде. Илья Михеев белән Альберт Сәфәргалин җиңүче булды һәм республика җыелма командасы исәбенә керде. Егетләр үзләрен модельләштерү һәм өлешләр әзерләүнең бөтен нечкәлекләрен белгән квалификацияле белгеч буларак танытты. Хәзер алар “БАСЭТ” предприятиесендә тәҗрибәле остазлары карамагында чемпионатның Русия өлешенә (майда Казанда үтәчәк) әзерләнә. Киләчәктә “Альтернатива” пластмасса эшләнмәләре заводы” җәмгыятендә (Октябрьский) тәҗрибә туплауны күздә тота алар. Мартта исә Яр Чаллыга Русия үзәгенә китәчәкләр.

Уку йортына Станислав Видинеев та җиңү китерде, ул “ЧПУ станокларында күп күчәрле эшкәртү” бүлегендә (укытучысы Ольга Дубайлова) яхшы әзерлеген күрсәтте. Бәйгенең бу өлеше Стәрлетамакта үтте. Көндәшләре арасында рес-публикадан гына түгел, Мәскәүдән дә яшь һөнәр осталары бар иде.

Әйткәндәй, индустрия колледжы студентлары төбәк чемпионатыннан “бронза” да алып кайтты. Өченче курс студенты Элиза Мөхәмәтова “Полимер чималлардан эшләнмәләр әзерләү” өлешендә (укытучысы Татьяна Иванцова), дүртенче курстан Камил Котлыев “Сварка сәнәгате” бүлегендә (укытучысы Наил Азнабаев) өченче булды. “Ворлдскиллс Россия”дә катнашу йомгаклары буенча Туймазы колледжы бүген республиканың көчле ун колледжы арасында алтынчы урын били.

Егетләр белән эш бирүчеләр кызыксынган инде, өстәвенә, республикадан читтә дә. Шундый үрләргә ирешү өчен, беренче курс студентлары һөнәр осталыгы бәйгеләрендә катнаша. Алар өчен бәйге-ярышлар тормышы гадәттә туган колледжлары бүләкләренә олимпиадалардан башлана.

Педагоглар һәм студентлар сүзләренә караганда, җитди иҗади һәм зирәклек сынауларына әзерләнгәндә колледж директоры Ильвира Насыйбуллинаның ярдәме зур. Проектларда катнашу студентларга яңа белем һәм күнекмәләр алу мөмкинлеге бирүен, бу исә хезмәт базарында аларның көндәшлеккә сәләтлелеген күтәрүен раслый ул.
Читайте нас: