Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 февраль 2019, 11:41

Чаңгычылар бәйрәме

Туймазыдагы “Русиянең чаңгы юлы” ярышында кимендә 3,7 мең кеше катнашты

Туймазыдагы “Русиянең чаңгы юлы” ярышында кимендә 3,7 мең кеше катнашты


9 февральдә үткән Бөтенрусия күмәк узышларын беренче генә күрү-ем иде. Спорт бәйрәменең күмәклек-күләмлелегенә хәйран калдым.

Вакыйга урыны – чаңгы базасы, чаңгыга баскан бер көтү халык булмаса, валлахи, сабан туена эләккәнмендер дип уйлар идем. Биредә нәкъ шул бәйрәм рухы хакимлек итте. Музыка, җырлар, бию флешмобы (аны “Төньяк амурлары” спорт клубы тәрбияләнүчеләре оештырды), кыр кухнясы ягыннан килгән борынны кытыклаган тәмле ризык исләре җирлегендә ярышта катнашучылар соңгы әзерлек чаралары белән мәшгуль иде – чаңгыларын карады, беркеткечләрен тикшерде. Әйткәндәй, кыр кухнясында 48нче янгын сүндерү бүлеге вәкилләре әзерләгән “спорт боткасыннан” һәркем түләүсез авыз итәлде.

Бөтенрусия “Русиянең чаңгы юлы” күмәк узышы 1982 елдан бирле үткәрелә, Туймазыда беренче тапкыр 13 ел элек оештырылган. Чарада катнашучылар саны һәм даирәсе елдан-ел арта. Мәсәлән, быел Ярмәкәй, Шаран, Бакалы районнарыннан, Бәләбәй, Октябрьский, Дүртөйле шәһәрләреннән кимендә 3,7 мең кеше теркәлгән һәм, әлбәттә, туймазылылар бик күп иде. Чаңгы ярышлары үткәрү бездә күркәм йолага әверелде. Бирегә тоташ гаиләләре белән киләләр: балалары белән ата-аналар, оныклары белән әби-бабайлар. Катнашучылар арасында гадәттәгечә төбәктәге спорт мәктәпләре тәрбияләнүчеләре һәм предприятие, оешма коллективлары вәкилләре күп иде.

Район Хакимияте башлыгы урынбасары Сергей Подоприхинның сәламләвен һәм теләкләрен тыңлагач, “Русиянең чаңгы юлы”нда катнашучылар бер-бер артлы дистанциягә чыкты – алар берничә иде, бер километрдан башлап, алты километргача.

Район Хакимиятенең спорт бүлеге җитәкчесе Вячеслав Чернов сүзләренә караганда, ярышлар берничә төрдән гыйбарәт, анда спортчылар яшенә һәм җенесенә карап бүленә.

(Мәкаләне тулысынча “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).

Регина МИҺРАНОВА.



Читайте нас: