Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 февраль 2019, 12:02

Сакчы Даша

Яшь спортчы кызларның да хоккей уйный алуын раслады

Яшь спортчы кызларның да хоккей уйный алуын раслады

Дарья Парпиходжаева хоккейда бердәнбер мәшәкать тимераякларны бәйләү дип исәпли. Бу эшнең аңа авыр бирелүен раслый ул. Тренеры Илья Орлов яисә үзен “Туймазы-Арена” боз сараена күнекмәләргә китергән бабасыннан ярдәм сорарга туры килә.

2015 елда 4 яшьлек кызчык беренче тапкыр бозга баса. Күптән түгел исә республика хоккей турнирларының берсендә, иң көчле сакчы дип танылып, кубокка лаек була.

– Беренче чиратта мин капканы саклыйм, шуңа күрә гол аз кертәм, – дип аңлата Даша.

“Девон” хоккей командасына абыйлары Чынгыз һәм Мансурга ияреп килгән ул. Аларның амунициясенең бер өлеше аңа калган.

“Әниең синең кызларга хас булмаган шөгыль сайлавыңа борчылмыймы?” – дигән соравыма, елмаеп:

– Юк, заман белән бергә атлый ул. Аннары – бозга рәшәткәле баш киемендә чыгам, тезләргә һәм терсәкләргә дә саклык чарасы куям ич.

Әйткәндәй, әнием мине кул көрәшенә дә бирде. Һәм биюгә. Бозда нәфис шуу белән шөгыльләнергә хыялланган идем, хоккей тимераягыннан нәфис шууга күчү авыр икән.

– Хоккейда нәрсә ошый?

– Малайлардан шайбаны тартып алып, һөҗүмгә күчү. Күнекмәләрдә хоккей акробатикасы белән шөгыльләнергә яратам.

Тренеры Илья Орлов сүзләренә караганда, малайлар командасына кушылу авыр булмаган аңа. Беркем дә каршы сүз әйтмәгән – табибтан белешмә китерүен генә үтенгәннәр.

– Әйе, ул малайлардан көчсезрәк һәм йөкләнеш авыррак бирелә аңа. Әмма игътибарлылыгы һәм төгәллеге нәтиҗәсендә башкалардан ким уйнамый. Уенда исә бу табигый сәләт белән үрелеп бара, – ди Илья Владимирович.

Эмиль МУСИН.

Читайте нас: