Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 февраль 2019, 12:37

Поши аулау кыйссасы

Туймазылы ауда булган очрак турында бәян итте

Поши – зур һәм куәтле хайван. Авырлыгы 500 килограммгача, биеклеге 3 метргача җитәлә. Мондый трофей аучыларның барысына да тәтеми.

Раян Баһаутдинов – элекке машина эшләүче, 42 ел аучылык белән мавыга. Хезмәттәшләре сүзләренә караганда, ул кыргый тояклылар, болын һәм су кошларын аулау күнекмәләренә ия.

– Бер өч ел элек поши аулауга лицензия бирделәр, – дип сөйли ул. – Катлаулы, кызыклы һәм хәвефле чара булып чыкты бу.

Кайвакыт пошиның сиземләве кими һәм шул чагында аны бик җиңел алырга була. Бу кавышу, ягъни куышу чоры. Көзгә кергәч, пошилар өчен нәселен дәвам итү төп максатка әверелә, ул тонык кына үкерүгә охшаган авазлар чыгара, аны мөгрәү, ыңгырашуга да охшаталар. Бу алым үкерүгә аулау дип атала. Аны “ыңгырашуга алу”, “вабка алу” да дип атыйлар.

Поши – күчмә хайван һәм даими хәрәкәттә. Аның эзенә төшү җиңел түгел. Куышу вакытында ана пошилар өчен көрәш барган мәйданчыкларны эзләп табарга кирәк. Аучылар белән без шундый бер акланга килеп чыктык. Эзәрлекләгәндә кемнең нинди эш башкарачагын ачыкладык. Җил кайсы яктан исүен чамаладык, сизгер-уяу җәнлекне куркытмас өчен аяк астын артык чыбык-чабыктан тазарттык.

Музыкага һәвәслегем булу сәбәпле, мин аудиоязма буенча ана һәм ата поши тавышлары чыгарырга өйрәндем. Поши хәйләне сизәргә тиеш түгел, шуңа күрә мин мөгезле "яшүсмерләр" дә, "пенсионерлар" да булып кычкырдым. Мавыктыргыч шөгыль иде бу. Куышу вакытында үгез "җәрәхәткә чыдам" була һәм тәнендәге пуля белән бер йөз метргача йөгереп үтә һәм авазлар чыгаручыны мөгезенә элеп ата ала. Димәк, күкрәгенә һәм башына атарга кирәк.

Сентябрь төннәренең берсендә ике аучы һәм маэмай белән аклан читендә засада кордык. Әйтергә кирәк, маэмай аучы барлыгын сиздермәс өчен тәртипле булырга тиеш. Безнеке тыныч кына утырды. Яктырды. Кинәт пошиның өзек-өзек ыңгырашканы ишетелде. Мин башта яшь поши, аннары, ышанычлылык өчен, ана поши булып кычкырдым. Уебыз барып чыкты. Куакларны сындырып, акланга поши килеп чыкты һәм ашыгып миңа таба йөгерә башлады. Башка аучылар аны тиз генә күрмәде. Мин агач ышыгыннан чыгып, кешеләрчә кычкырдым. Тамагыма төер утырды. Аучылык тәҗрибәмдә беренче тапкыр минем мәргән атуыма хайван түгел, үз гомерем бәйле иде. Калтырануымнан туктап, өч тапкыр рәттән атып җибәрдем. Пуляның икесе генә тиде чәпкә. Хайван 200 метрлап чабып барды да миннән берничә адым читтә егылды.

Мондый ауны фидакарь дип атыйлар. Я син хайванны җиңәсең, я ул сине. Бу ярышны туклану мәйданчыгындагы хайваннарга "вышка"дан ату белән чагыштырып булмый инде. Биш-алты поши тыныч кына тоз ялап торганда оптик прицелдан кайсын атарга икән дип сайлау спорт була алмый. Биредә спорт чәме дә, борынгы гадәтләр дә юк.

Эмиль МУСИН.


Читайте нас: