Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 февраль 2019, 17:06

“Мәхәббәт ул иске нәрсә...»

10 февральдә “Төмәнәк” татар иҗтимагый-мәдәният үзәгендә “Мәхәббәт ул иске нәрсә...» дип аталган җыр-моң кичәсе узды

10 февральдә “Төмәнәк” татар иҗтимагый-мәдәният үзәгендә “Мәхәббәт ул иске нәрсә...» дип аталган җыр-моң кичәсе узды

Бу кичә байтак гомер бер-берсенә терәк-таяныч булып, дус-тату гомер кичергән гаилә парларына багышланды.

Рәмилә һәм Айдар Миңнехановларның гаилә коруларына 7 ай гына әле. Мәхәббәтен исбатлап, Айдар сөйгәненә җыр багышлады.

Әгертамактан Гөлнара һәм Ирек Каюмовлар да күпләргә үрнәк булырлык соклангыч пар. Тормыш сукмагыннан бергә атлауларына 30 ел. Ирек Габбас улы да тамашачыларга җыр бүләк итте.


Кендектамактан Рәмилә һәм Илгиз Нәгыймовлар язмышы беркемне дә битараф калдырмады. Илгиз юл-транспорт казасыннан соң 20 ел инде инвалид кәнәфиендә. Авырлыкларны җиңеп, төшенкелеккә бирелмичә, тормышларын дәвам итә алар. Рәмилә Нәгыймова башкаруындагы җыр һәркемнең күңеленә үтеп керде.


Бишкурай авылыннан Нәзилә һәм Флүз Хәбибуллиннар чакырылган парларның иң өлкәне иде. 52 ел бергә алар.


Марсель Мөсәвиров, Гүзәл Бәдретдинова, Тамара Фарваева, үзәкнең якшәмбе мәктәбе тәрбияләнүчеләре чыгышлары бәйрәм кичәсенә тагын бер ямь өстәде.


Кичәне йомгаклап, кунаклар бергәләп “Беренче мәхәббәт” җырын башкарды.

Лилия МИҢНЕХАНОВА,

үзәк җитәкчесе.

Читайте нас: