Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 февраль 2019, 12:52

Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз

Физикадан алган белемен укучы малай тормышта нәтиҗәле куллана

Физикадан алган белемен укучы малай тормышта нәтиҗәле куллана

5 февральдә дөнья халкы Эрудит – булдыклылар көнен билгеләде. Бәйрәм календаренда бу вакыйганың кайчан барлыкка килүен беркем дә анык кына белми. Әмма белемле, төрле яклап үсешкән кешеләр билгели аны.

Шундый кешеләрнең берсе – Туймазы 8нче мәктәбенең тугызынчы сыйныф укучысы Артур Хаҗиев. Бу егетне бар нәрсә дә җәлеп итә: дөнья ничек корылган, туган тел никадәр матур, галәмебез зурмы... Шуңа күрә төрле фән олимпиадаларында чәмле катнаша ул – җәмгыять белеме, татар теле, технология, тормыш-көнкүреш иминлеге нигезләре, физкультура дисеңме... Бары тик бишлегә генә укыган, максатка омтылучан бу малайның яраткан шөгыле бар – нәрсә дә булса ясарга ярата ул.

Атнаның алты көнен тугызынчы сыйныф укучысы укуга, электив курсларда шөгыльләнүгә, йөзүгә багышлый, ял көннәрендә исә интернетта утыра. Бу бала тәүлек буе компьютерда уйный яки йолдызлар тормышын күзәтә икән дип уйламагыз. Артурны асылда үз куллары белән нәрсәдер ясаган, җыйган осталарның сәхифәләре җәлеп итә. Аларның осталык дәресләрендә күп нәрсәгә өйрәнгән, мәсәлән, агачтан трансформер-сыннар ясарга һәм хәтта үзенең кечкенә кәсебен оештырырга. Бөтендөнья челтәрендә маркетинг нечкәлекләрен үзләштереп, үзенең эшләнмәләрен сата башлаган ул. Тик озакламый, көндәшләре барлыкка килү сәбәпле, эшне туктатырга туры килгән.

Мәктәп укучыларының күбесе өчен физика – иң катлаулы фән. Артур өчен исә ул иң яратканы. Егет аны дәреслекләр буенча гына өйрәнү белән чикләнми: буш вакытында баштанаяк махсус техника әдәбиятына чума. Аннары алган белемнәрен тормышта куллана. Өч ел элек, акыллы китапларны су кебек эчеп туктагач, Артур арбалы өч тәгәрмәчле велосипед җыйган.Ул аңарда йөкләр ташый, хәтта күрше балаларын утыртып йөртә. Былтыр җәй электр “сәпиде” корган, ул сәгатенә 60 километр тизлек җыяла.

– Транспорт чаралары өчен өстәмә өлешләрне интернет-кибеттән сатып алдым, – ди Артур. – Акчаны җәй буена җыйдым. Бер предприятиедә һәм халык мәшгульлеге үзәге карамагындагы хезмәт лагеренда эшләдем. – Туган-тумача кыйммәтле смартфон алырга биргән акча да шунда кереп китте. Мин телефонның арзанрагын сайладым, калган акчаны эшкә салдым. Әти сварка һәм буяу җәһәтеннән ярдәм итте. Миңа җыясы гына калды.

– Улымның бу мавыгуы балачактан килә, – дип сөйли малайның әтисе Эльмир Риф улы. – Без ул вакытта йорт күтәрә идек, тирә-якта төзелеш чималы, эш кораллары. Артур бик озак бөтерелде минем тирәдә, аннары такта башларын сайлап алды да, эскәмия ясап куйды. Алты яшь иде ул вакытта.

Зирәклек балага ата-анасыннан килә диләр. Хаҗиевлар гаиләсеннән чыгып фикер йөртсәк, бу чыннан да шулай. Инженер әтисе, икътисадчы әнисеннән улларына техника фәннәренә мәхәббәт, акыл, зиһен күчкән.

Бишенче сыйныфта укучы кызлары Азалия дә абыйсыннан калышмый – белмәгән нәрсәсе юк аның. Төрле фән конференцияләрендә катнаша. Күптән түгел теплицада мунчала ясау өчен кулланылган гадәттән тыш үсемлек – люффа үстергән. Икенче эшендә йорт инкубаторында йомыркадан чебеш чыгарган – моның өчен кайсы йомырка отышлы: өйдәгесеме, әллә кибетттән алынганымы, шуны ачыклаган.

Анфиса АИТОВА.