Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 февраль 2019, 12:21

Менә шундый “бәхетле” балачак

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы бер утырышында катнашкан хәбәрчебез балалар бәхетсезлегендә асылда бары тик ата-аналар гаепле дигән нәтиҗә ясады

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы бер утырышында катнашкан хәбәрчебез балалар бәхетсезлегендә асылда бары тик ата-аналар гаепле дигән нәтиҗә ясады


“Ике бала әнисе иртәнге сәгать 5тә фатирында тавыш куптарды: акырды, әйберләр томырды... Бу хатын янына һәрвакыт ир-атлар җыела, кәеф-сафа корып, алар балаларга йокы бирми. Хатын даими рәвештә өеннән чыгып китә, сабыйлар берничә көн караучысыз утыра”. Һәм тагын: “10 яшьлек О.ның әтисе белән әнисе даими эчә һәм баланың күз алдында ызгыша, талаша. Кызның әтисе берничә тапкыр дәваланган, әмма нәтиҗәсе булмаган. Бу хәсрәт ата-аналарга баланың күз яшьләрен түгүе дә, ялварулары да тәэсир итми”.

Муниципалитет-район Хакимияте карамагындагы балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе беркетмәләрендә чагылган Туймазыдагы ике гаилә тарихы гына бу. Саннарга күз салсаң, дертләп куясың: балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе атна саен уза. Атна саен дистәдән артык шундый хикәят тыңлана. Аларда – пыран-заран китерелгән бала язмышлары.

(Мәкаләне тулысынча “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).


Читайте нас: