Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 февраль 2019, 11:57

Федерация ташламаларыннан файдаланучыларга җәмәгать ярдәме акчасы арттырылды

2019 елның 1 февраленнән федерация ташламаларыннан файдаланучылар өчен айлык акчалата ярдәм күләме 4,3 процентка индексацияләнде

2019 елның 1 февраленнән федерация ташламаларыннан файдаланучылар өчен айлык акчалата ярдәм күләме 4,3 процентка индексацияләнде: бу Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм яугирләре; хәрби низаг ветераннары; камаудагы Ленинградта яшәүчеләр; һәлак булган (вафат булган) сугыш инвалидларының гаилә әгъзалары; фашист концлагерьларының элекке балигъ булмаган тоткыннары; I, II, III төркем инвалидлары һәм инвалид балалар; радиация тәэсиренә дучар булган һәм башка затлар.

Бер үк вакытта федера-

ция ташламаларыннан файдаланучыларга җәмәгать ярдәме хезмәтләре тупланмасы күрсәтүгә юнәлтелгән акча күләме дә 1,043 коэффициентына артачак.

1 февральдән бу тупланма 1121,42 сум тәшкил итәчәк, шуның:

– 863,75 сумы – түләүсез дарулар тәэминатына;

– 133,62 сумы – санаторий-курортларда дәвалануга;

– 124,05 сум – тимер юл транспортында, шулай ук шәһәрара транспортта дәвалану урынына түләүсез бару һәм кайтуга, – дип хәбәр иттеләр Пенсия фондының район һәм шәһәр идарәсендә.
Читайте нас: