Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 гыйнвар 2019, 12:29

Салкын канлылар уены

Туймазыда алдынгы бильярдчылар ачыкланды

Туймазыда алдынгы бильярдчылар ачыкланды


Бильярдны һич икеләнми спорт дип атарга була. Чөнки бу уенда җиңүчеләрне билгеләүче анык таләпләр бар. Шул ук вакытта аны сәнгать дип тә әйтергә мөмкин. Техника күнекмәләреннән кала, бильярдчылар алышында һәрчак бер останың уенын икенчесеннән аерган аңлатып бирмәслек нәрсәләр бар.

Күптән түгел “Чемпион” клубында шәһәр һәм район ярышлары җиңүчеләре, республика чемпионатлары һәм беренчелеге бүләкләнүчеләрен зурлау тантанасы үтте. Чарада “БР Бильярд федерациясе” төбәк җәмәгать оешмасы вице-президенты Риф Әфләтунов катнашты.

– Туймазы бильярд-чыларының медальләр яулау өчен мөмкинлекләре бар, – диде ул. – Айнур Әюпов – өметле уенчы. Русия югарылыгындагы чемпионатларда да катнашырлык ул.

Бильярдны спортның хис-тойгыларга бай төре дип әйтеп булмый. Бу сабыр, салкын канлы кешеләр алышы. Уенчының адымнарын алдан күзаллый белүе, чамалавы мөһим. Өстәвенә, үзеңне яклый белү осталыгы һөҗүм итү осталыгыннан ким бәяләнми. Спортның шушы төренә мөкиббәннәр арасында җитәкчеләр һәм эшкуарлар күп булу һич гаҗәп түгел. Аларга эшендә һәр адымын уйлап, алдан күзаллап, киләчәккә эшләргә туры килә. 2018 ел чемпионы Кубогына районара прокурор Айдар Уелданов лаек булудан чыгып фикер йөртсәк, бәяләү һәм үз-үзен кулда тоту җәһәтеннән аңа тиңнәр юк, димәк.

– Авыр эш көненнән соң бильярд киеренкелектән арынырга, яхшы кәефкә тиенергә ярдәм итә, – ди Айдар Хәйдәр улы. – Бу уенга тагын да күбрәк җитәкче кушылуын теләр идем. Ул берләштерә һәм эштән бушаган арада аралашу мөмкинлеге бирә.

– Туймазылылар арасында төп көндәшегез кем?

– Һичшиксез, “Басэт” предприятиесе директоры Илсур Шәрипов. Озакламый аның белән бильярд өстәле артында очрашырбыз дип уйлыйм.

Район һәм шәһәрнең алдынгы уенчысы дип 17 яшьлек Айнур Әюпов танылды. Бильярд спортына 10 яшьлек чагында әтисе алып килгән аны. Шуннан бирле Айнур берничә тапкыр республика команда ярышларында җиңү яулаган. Моннан тыш, 14 яшькәчә үсмерләр арасында Русия чемпионаты бүләкләнүчесе, дүрт тапкыр шәһәр һәм район чемпионы. Хәзер ул бильярд буенча спорт мастеры дәрәҗәсенә ирешергә хыяллана.

Зилә АБДУЛЛИНА.
Читайте нас: