Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 гыйнвар 2019, 12:08

Кәнәфидә – атыннарга!

Шәһәр паркында җәй башлануга сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән кешеләр өчен махсус мәйданчык пәйда булачак.

Шәһәр паркында җәй башлануга сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән кешеләр өчен махсус мәйданчык пәйда булачак.


Кәнәфидә хәрәкәт-ләнүче инвалидлар өчен мәйданчык төзү тәкъдиме Туймазыда яшәүче бер ханымныкы. Ул үз акчасына махсус атыннар сатып алган һәм шәһәребезгә алып кайткан. Алар пандус һәм барлык тиешле хәвефсезлек чаралары белән җиһазланган, шуңа күрә анда инвалид кәнәфиендә йөрүче өлкәннәр дә, балалар да атына ала.

Парк директоры Дмитрий Ващук һәм шәһәр биләмәсе хакимияте якташыбызны хуплаган. Япмалы махсус мәйданчык җиһазларга һәм атыннар янәшәсендә карусель дә урнаштырырга карар ителгән. Анда берьюлы сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән өч кеше әйләнә ала.

Аттракционнар түләү-сез эшләячәк.
Читайте нас: