Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 гыйнвар 2019, 13:22

Төзүчедән – “сөт патшасы”на һәм янә төзелеш тармагына

Зөфәр Габделхаков ярты гасыр районыбызның төрле предприятиеләрен җитәкләгән

Зөфәр Габделхаков ярты гасыр районыбызның төрле предприятиеләрен җитәкләгән


“85 яшь тулды” дигән сүз кайбер кешеләрне сагышка сала – гомер узган диярлек, һәм әллә ни көч тә калмаган кебек... Махсус шундый кешеләр өчен – 85 яшендә дә илһамын һәм чәмлелеген җуймаган, тормышка мөкиббән һәм киләчәккә зур өметләр баглап яшәүче Зөфәр Котдус улы Габделхаков турындагы хикәятебез.


Зөфәр Котдус улы – республиканың атказанган төзүчесе. Үз гомерендә гаять күп объектлар – йортлар, мәктәпләр, терлекчелек комплекслары, мәдәният йортлары, балалар бакчалары төзегән ул.

Габделхаков Шаран районында туып үскән. Әтисе яклап бабасы – указлы мулла, әнисе яклап, уңышлы сәүдәгәр булган. Күрмәгәнен күрсәткәннәр аларның: гасыр башында икесе дә, кулак дип, туган якларыннан сөрелгән. Зөфәрнең әтисе Бөек Ватан сугышы башында ук һәлак булган. Малайга ул чакта нибары җиде яшь булган. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, Уфа урман хуҗалыгы техникумына укырга кергән.

– Элекке яугирләр арасында укырга туры килде – чыныккан, кырыс кешеләр иде бу. Алар арасында канат ныгыттым, – дип хәтерли Зөфәр Котдус улы. – Аның каравы, техникумнан соң Ангара ГЭСын төзергә җибәргәч, 19 яшемдә үземне шактый ышанычлы тота идем. Анда нинди генә кеше юк иде, югыйсә. Хөкем ителгән бандерачылар, власовчылар, гестапо куштаннары, хәтта монгол армиясе полковнигы! Мин исә участок мастеры. Кешене аралашуның беренче минутыннан ук “исәпләп чыгару” осталыгы шул елларда ук салынгандыр инде, күрәсең.

Аннары “Гидроспецнефть” институтында эшли (яшь инженер анда нефтьчеләр өчен су эзли), армиядә хезмәт итә, Туймазы элеваторын төзи.

– Бервакыт мине башкарма комитет рәисе Мәсәлим Ситдыйков чакырып алды һәм “Межколхозстрой”ны җитәкләргә тәкъдим итте, – ди Габделхаков. – Бу оешма авылларда җентекле иҗтимагый-мәдәни көнкүреш объектлары төзи иде. Әйтүе генә җиңел. Ни техника, ни төзелеш чималлары, ни эшче куллар, ни төзелеш чималларын ташырлык юллар юк. Әмма партия йөкләгән бурычтан баш тартырга хакым юк иде. Миңа ГАЗ-52 машинасы бирделәр, аның белән районны әйләнеп чыктым. Объектларны тоташ Башкортстанда – Бакалы, Бүздәк, Шаранда күтәрдек.

20 елдан соң аны янә партия оешмаларына чакыралар һәм яңа бурыч йөкләтәләр: май-сыр комбинатын җитәкләячәксең.

– Чәчләрем үрә торды. Мин төзүче ич, сөт комбинатын ничек җитәкләрмен? – дип хәтерли Зөфәр Котдус улы.

Бу сорауга җавапны чираттагы тапкыр эшли-эшли табарга туры килә аңа. Ул елларда комбинат сөт продукциясенең 40лап төрен җитештерә. Габделхаковка яңа сәнәгатьне үзләштерергә үҗәтлеге һәм барысын да сыйфатлы итеп башкарырга омтылуы ярдәм итә.

– Тәүге берничә айда мин комбинатта яшәдем диярлек, анда хәтта раскладушкам бар иде, – дип елмая ветеран. – Күрсәтмәләрне, фәнни әдәбият, сөт сәнәгате технологиясен, техника хәвефсезлеген өйрәндем.

Габделхаков җитәкче-лек иткән елларда предприятиедә яңа цехлар төзү, камилләштерү белән чәмле шөгыльләнәләр. Берсендә натрий казеинаты – колбаса эшләнмәләре һәм дарулар өчен сөт өстәмәсе әзерлиләр.

Берничә елдан Габделхаков күнегелгән төзелеш тармагына кайта. “Туймазыагропромстрой” трестына җитәкчелек итә: алты ел республиканың 24 районын әйләнә, 28 бүлекчәгә идарә итә. “Башпотребсоюз”ның 9нчы төзелеш идарәсен җитәкли. 71 яшендә генә хаклы ялга китә ул. Намуслы хезмәте өчен югары дәүләт бүләкләренә, шул исәптән Хезмәт Кызыл Байрак, «Мактау билгесе» орденнарына ия була. Әмма тормышындагы иң мөһим нәтиҗә дүрт баласы дип исәпли. Өстәвенә, кече кызы һәм улы Зөфәр Котдус улы 60тан узгач дөньяга килә.

Ләлә МУСИНА.