Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 гыйнвар 2019, 15:43

Ялгыз әти: тормыш-яшәеш әсбабы

«Балаларны яратырга һәм бөтен буш вакытыңны аларга багышларга кирәк», – ди Ринат Миргазетдинов

«Балаларны яратырга һәм бөтен буш вакытыңны аларга багышларга кирәк», – ди Ринат Миргазетдинов


Хәтта пар канатлы гаиләләрдә дә ир-атны беркем дә әти булырга әзерләми, ялгызы бала тәрбияләү турында инде сүз дә булырга мөмкин түгел. Әмма тормыш булгач, була төрле хәлләр. Кайчак ир-атка аларны тәрбияләү һәм асрау бурычларын тулысынча үз иңенә йөкләргә туры килә. Һәм андый хәлләр сирәк түгел. Төрле мәгълүматлар буенча, илебездә тулы булмаган гаиләләр – 300-800 меңләп.


Русиялеләр «йолдызлы» ялгыз-әтиләр – Филипп Киркоров, Дмитрий Шепелев турында сөйләп туя алмый. Әмма бай һәм данлыклы булу бер эш, ә менә бер хезмәт хакыннан икенчесенә көн күрүче гади эшче булсаң... Рәсми мәгълүматларга караганда, Туймазыда тулы булмаган 18 гаилә бар. Курыкмыйча иңнәренә әти-әни бурычларын йөкләгән ир-атлар соклану уята. Шуларның берсе Ринат Флүр улы Миргазетдиновта кунакта булдык.

Очрашуга барганда теләсә нәрсә күрергә әзер идем, әмма чисталык, тәртип һәм салмак кына агучы тормышны түгел. Тулай торакның шкаф белән икегә бүленгән шактый гына зур бүлмәсендә безне гаилә башлыгы, 16 яшьлек Айнур һәм 11 яшьлек Рената каршы алды.

...Хатыны белән байтак еллар элек аерылышкан алар. Берничә тапкыр мөнәсәбәтләрен көйләргә тырышып караганнар, әмма барып чыкмаган. Гаилә таркалган. Ике баласы әтисе белән калган.

– Ул чакта Ренатага – ике, Айнурга җиде яшь иде, – дип хәтерли Ринат Флүр улы. – Һәр иртә кызымны балалар бакчасына, улымны мәктәпкә илтергә кирәк. Кичен исә каршы алырга, ашатырга, дәресләрен әзерләтергә, йоклатырга. Айнур бик теремек бала, өйгә башыннан аягына кадәр чумып кайта иде. Алыштырырга киеме булмау сәбәпле, көн саен кер юарга туры килде. «Малютка» машинасы коткарды, әмма ул да сафтан чыкты. Яңасын алганчы, кул белән юдым.

Ике бала белән калгач, Ринат Флүр улы башта бик озак эшкә урнаша алмый. Бәхеткә, тимер-бетон эшләнмәләр заводы җитәкчеләре ярдәм кулы суза. Әмма яңа мәшәкатьләр барлыкка килә – кызын балалар бакчасыннан алырга өлгерәлми. Аны берничә сәгатькә үзенә алып кайтып торган игелекле ханым табыла.

– Балалар бәләкәй чакта бик авырга туры килде. Берәүләр ярдәм кулы сузса, балалардан баш тартырга тәкъдим итүчеләр дә булды. Авыр булса да, андый уй башыма да кереп чыкмады. Улымның шуклыклары өчен мәктәпкә еш чакыралар иде. Әлбәттә, ачуым чыга, аңа җәза бирә идем, әмма бер нәрсә дә тәэсир итми. Күчеш чорында исә компьютерга бәйлелек башланды, аннан аерып алып булмый иде. Быел, ниһаять, барысы да көйләнде. Улым Октябрьский үткәргечләр-төзелеш колледжына укырга керде, автокранчы булмакчы, укуга ныклап тотынды, яхшы билгеләр ала башлады, аңа карата мөнәсәбәт тә үзгәрде. Кайбер зачётларын «автомат» рәвештә тапшырды да инде. Быел җәй Айнур иптәш егете белән эшләп, беренче хезмәт хакына үзенә телефон һәм кроссовкалар сатып алды.

Былтыр Рената бәлагә тарыды. Авыру сәбәпле бер еллап мәктәпкә йөри алмады. Даруларга гына аена җиде мең сум акча таләп ителде, Уфага белгечләргә йөрүне әйтеп торасы да юк. Янә игелекле кешеләр ярдәм итте: мин эшләгән 2нче шәһәр мунчасы җитәкчесе, җәмәгать оешмалары, «Ковчег» гаиләгә ярдәм итү үзәге бу.

Ринат Флүр улының язмышына үпкәсе юк, элекке хатынын да гаепләми, балаларына авырлык күрсәтмәс өчен кулыннан килгәннең барысын да эшләргә тырыша. Янә бер хыялы бар аның – тулай торактан үз йортына күчү. Әлегә ул юк, әмма мотлак булачак – зур, иркен, якты йорт, һәм анда барысына да урын җитәчәк.

Анфиса АИТОВА.


Читайте нас: