Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 гыйнвар 2019, 11:52

Кар күп төшсә, ел мул киләчәк

Бүген, 19 гыйнварда, православие дине тарафдарларының иң яраткан бәйрәмнәренең берсе – Крещение билгеләнә

Бүген, 19 гыйнварда, православие дине тарафдарларының иң яраткан бәйрәмнәренең берсе – Крещение билгеләнә


Крещение Раштуа святкасын төгәлли. Аның тарихы Иисус Христосны Иоанн Креститель тарафыннан Иордан елгасында чукындырудан килә.

Шушы вакыйгадан соң Иисус Христос кешеләргә хезмәт итә һәм үгет-нәсихәт бирә башлый. Бәйрәмдә гыйбадәтханә тирәли тәреле сәфәрләр кылына, елга һәм күлләрдә суны өшкерү, су коену йоласы үтәлә.


Заманча Крещение сынамышлары

* Саф һавада йөргәндә гөлләмә тоткан кеше очраса – бу ел бәхетле киләчәк.

*Крещениегә тәлинкә вату – туйга. Кулыгыздан чынаяк төшеп китсә – яңа киләчәккә.

* Иртән кар яуса, ел мул киләчәк.

* Җил чыгып, көн суытса – булганын сакла, ел уңдырышсыз киләчәк.

*Крещениегә чалт кояш чыкса – җәй эссе булмакчы.

* Йолдыз атылуын күрү – тормышыгызны үзгәртәчәк бәхетле очрак көтегез.
Читайте нас: