Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 гыйнвар 2019, 13:24

Тормыш упкыныннан саклап калырга

«Ковчег» гаиләне, аналарны һәм балаларны яклау үзәгендә кимендә 600 гаилә һәм дүрт меңләп бала исәптә тора

«Ковчег» гаиләне, аналарны һәм балаларны яклау үзәгендә кимендә 600 гаилә һәм дүрт меңләп бала исәптә тора


Тормыш чоңгылы. Аны беркем дә көтми, әмма ул сорап тормый, килә: эшсез каласың, каты авырыйсың, әти-әниеңне югалтасың, ирең ташлап китә... Кайчак шулкадәр авыр була ки, гаилә упкын читендә кала.


Изге Андрей гыйбадәт-ханәсенең якшәмбе мәктәбе ишек төбендә өч бәләкәй баласы белән какча гәүдәле бер хатын тора. Смирновлар гаиләсе башлыгы (исем-фамилияләр үзгәртелде – ред. иск.) эшсез калган, хатыны бер яшьлек төпчек улы белән эшкә урнаша алмый – чөнки баланы бу яшьтә балалар бакчасына алмыйлар. Смирновларның өлкән улына мәктәп киеме кирәк. Шуңа күрә алар якшәмбе көнне “Ковчег” гаилә, аналар һәм балаларны яклау үзәгенә кабул итүгә килгән дә. Ханым үзенә яңа киемнәр, улларына футболка һәм күлмәкләр, укучыга яңа портфель һәм язу-сызу кирәк-яраклары, төпчек кызына памперслар һәм сабыйлар өчен боткалар сайлады. Гаилә азык-төлек тупланмасы – ярмалар, чәй, үсемлек мае, онга да тиенде.

Ишле гаилә башлыгы Сергей Ефимов эшен югалткан, көнлек эш акчасына гына яшиләр. Ул икмәк һәм ярмаларга чак җитә, зур булмаган ике бүлмәле фатирлары өчен ипотека бурычы арта. Үзәк ярдәме белән ел дәвамында гаиләдә эшләр көйләнгән, ире эшкә урнашкан.

Ишле мохтаҗ гаиләдән катлаулы генетика авыруына дучар өч инвалид-малайга сыйфатлы ортопедия аяк киеме сатып алырга ярдәм иткәннәр.

Яшь кеше сөеклесен әти-әнисе белән таныштырган, әмма аларга Гөлназның беренче никахыннан туган баласы булу ошамаган. Туй булмаган. Югыйсә, хатын икенчегә йөкле булган. Яшь хатын ир бала тапкан һәм йөрәгендәге әрнү-сагыш белән, кулында бер тиен акчасыз ялгыз калган. Үзәк ярдәм иткән. Хәзер сабые ярты яшьлек булган. “Ковчег” ялгыз әнине боткалар, памперс һәм азык-төлек белән тәэмин итә. Моннан тыш, аңа савым кәзәсе сатып алырга ярдәм иткәннәр.

Гаилә, аналар һәм балаларны яклау үзәге чиркәү карамагында 2011 елда оештырылган. Ул сәдака акчасына гына көн күрә, әмма Туймазы шәһәренең беренче халык һәм интернационал проектына әверелде. Шәһәр халкы бирегә әйберләр, азык-төлек, язу-сызу кирәк-яраклары, акча китерә. Мәсәлән, күптән түгел бер хатын мохтаҗ гаиләләргә 11 мең сум акча китерде, аңа кием-салым сатып алынды. Язу-сызу кирәк-яраклары белән уку йортлары тәэмин итә: сентябрь-ноябрьдә мәктәпләрдә мохтаҗ укучылар өчен аларны җыю буенча хәйрия чаралары үткәрелә. Бу чарада 6, 7нче мәктәпләр, 1нче гимназия, Райман мәктәбе аеруча чәмле катнаша.

Үзәктә исәптә кимендә 600 гаилә һәм дүрт меңләп бала тора. Гаиләләр әйберләр складыннан кирәк-яракны аена бер тапкыр алала. Ул атнасына җиде көн эшли – әйберләр китерергә дә, алып китәргә дә мөмкин. Аена 30-60 гаилә әйберләтә ярдәм ала, елына 2000 очрак теркәлә. Мин булган көнне бер гаилә көнкүреш техникасы – колонкалар, DVD-проигрыватель, микрофон, музыка үзәге китерде.

Ерак авылларда яшәүчеләргә әйберне илтеп тапшыралар. Мәсәлән, Бакалы районы Иске Корыч авылында яшәүче гаилә шундый ярдәмгә ия булды.

Кешенең авыр хәлдә яшәве расланса, аларга ел дәвамында азык-төлек бирелә. Азык-төлек «кәрзине»нә ия булу өчен халыкны кабул итүгә язылырга кирәк – ул аена ике тапкыр үткәрелә.

Ярдәм алу өчен гаиләләрне баланы тәрбиягә билгеләү, халыкка җәмәгать ярдәме күрсәтү бүлекләре, район Хакимиятенең балигъ булмаганнар эше комиссиясе җибәрә. Чиркәүдәге җәмәгать ярдәменең төп өстенлеге – гаиләгә ул шундук күрсәтелә. Ул үзенә кирәк әйберне сайлап алала.

Матди ярдәмнән тыш, үзәк, белгечләр җәлеп итеп, психология ярдәме дә күрсәтә. Ярдәм сорап тормышта авыр хәлгә тарыган теләсә кем мөрәҗәгать итә ала. Милләте һәм нинди дин тарафдары булу мөһим түгел.

Любовь ОЛЕНБЕРГ.
Читайте нас: