Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 гыйнвар 2019, 13:28

Кар исен кабат тоярга

53 яшендә Мөнир Кәлимуллин тормыш рәвешен үзгәрткән һәм сәламәтлеге белән шөгыльләнә башлаган

53 яшендә Мөнир Кәлимуллин тормыш рәвешен үзгәрткән һәм сәламәтлеге белән шөгыльләнә башлаган


Сирәк очрашсак та, Мөнир Кәлимуллин белән күптән таныш без. Бервакыт Яңа ел алдыннан аны, зур капчык күтәргән күпьеллык тәҗрибәгә ия Кыш бабайны, могҗиза көткән балалар янына кран ярдәмендә икенче катка күтәрүләрен сөйләде.


Бу юлы сөйләшү җитди булды. Өч ел элек ул үзен кинәт арыган һәм картайган итеп тойган. Авырлыгы артып киткән – 110 килограмм! Иртән чак торган, кичтән йоклап китә алмаган... Эше исә җаваплы (Туймазының зур предприятиеләренең берсендә хезмәт һәм сәнәгать хәвефсезлеге хезмәтен җитәкли). Нәрсә эшләргә?


Уян һәм җырла!

– Яшь чакта иртән йөгерүем исемә төште. Һәм аяк астында кар шыгырдавы, – дип сөйли Мөнир Янур улы. – Бу хис-тойгыларны тагын кичерәсе килде. Кар исен тоясы.

Үземә фәкать үзем ярдәм итә ала идем. Сергей Бубновский, Александр Мясников китапларын кабат-кабат укыдым һәм үз программамны әзерләдем.

Тормышымны төптән үзгәрттем. Элек кайчан торганнар? Кояш карау белән эшкә тотынганнар. Ул баткан – кеше дә мич башына менеп яткан. Әбием дә шулай яши иде. Сугыш чоры авырлыкларын, ачлык кичергән ул. Шуңа карамастан, 96 ел яшәгән.

Җәй көне иртәнге биштә уянам, хәзер бер сәгатькә соңрак. Бүлмәдә торган бер стакан кайнамаган су эчәм һәм кояш чыкканны күрү өчен паркка йөгерәм.

20 минут аэробика йөреше белән шөгыльләнәм: ике-өч адым – сулыш алам, ике-өч адым – чыгарам. Аннары спорт мәйданчыгында 30-40 минут күнегүләр ясыйм (аны коручыларга зур рәхмәт). Кулдан килмәгән бер нәрсә дә юк: иеләм-басам, кулда күтәреләм, умыртка баганасын күнектерәм.

Өйгә кайткач янә бер стакан су эчәм һәм душ коенам. Шуны истә тотыгыз, яхшы кәефнең бер шарты – көненә бер литр ярым су. Аны ашарга ярты сәгать кала һәм ризык кабул итү арасында эчәргә, әмма ашаганда түгел. Эчәсегез килмәсә дә. Алдан аңа күрәгә, йөзем яисә лимон кушарга була.

Мөнир Янур улы ике йодрыгын берләштерә:

– Ашказаны шундый зурлыкта. Бер өлешенә – су тутырабыз, икенчесенә азык – кимендә 250 грамм. Кешегә азык күп кирәкми.

Ризыгым гади – боткалар, майсыз ит, балык, яшелчә, җиләк-җимеш. Базарда яшел тәмләткечләр – рәйхан, руккола, яшел суган, укроп, кузгалак, сельдерей сатып алам. Алар – үсемлек аксымы чыганагы. Оныкларыбызны үзебез эшләгән компотларда үстерәбез. Бездә газлы эчемлекләр һәм каптагы сутлар эчү тыела.

Бүген мин иртән паркта йөргәндә хатыным ясмыкка кайнар су салып куйган. Мин кайтуга иртәнге аш әзер, димәк. Һәм бадымҗан измәсе. Аны без үзебез әзерлибез. Аллалар ризыгы ул!

Төшке ашка җитен мае белән кәбестә салаты (бөтен гаиләбез ярата, бик файдалы ризык) һәм ике кисәк ит белән карабодай ярмасы. Әйткәндәй, ботка һәм ашларга, хәтта кефирга кызыл борыч өстим. Артык авырлыктан арынырга ярдәм итә. Кичке аш гади – кыяр-помидор салаты һәм ике елга балыгы.

Шикәрне үз иркем белән кипкән җиләк-җимеш һәм бераз балга алыштырдым. Бераз үз-үзем белән көрәшергә туры килде... Маргарин, кыздырылган ризыктан баш тарттым. Элек иртән шешенә, бөтен тәнем авырта иде. Тозны бик нык киметтем һәм хәзер үземне җиңел хис итәм.

Бер кагыйдәгә буйсынам: диванда аунап, артык килограммнар җыйганчы, ашагач ун минут булса да саф һавада йөреп кер.

Йокы алдыннан да йөрү файдалы, әмма инде бер сәгать. Башны чүп-чар белән тутырмас өчен өйдә телефон һәм башка техниканы сүндерергә кирәк. Бер стакан су эчәргә. Яисә рәйхан һәм укропны блендерда ваклап, кефирга кушарга – йоклар алдыннан бик яхшы эчемлек! Мотлак душ коенырга. Су бөтен начарлыкны юып төшерә.

Шуңа күрә мунчага әтием кебек атнасына бер-ике тапкыр булса да бару зарур. Өйләнешкәч, хатыным аптырый иде: анда өч сәгать нишлисең? Әмма тора-бара үзе дә мунчаны ярата башлады.

Нәтиҗәсе дисезме? Миңа 56 яшь, үземне 30 яшьлек кебек хис итәм. Көч-куәтем ташып тора. 110 килограмм идем, хәзер 72. Тик хәзер Кыш бабай киемен кигәнче дәрәҗәлерәк күренү өчен эчтән берничә калын күлмәк киям.


Башыгызны эшләтегез

– Үзең белсәң – башкаларны өйрәт. Халык җыелган бар җирдә – кибетме ул, мунча яисә чаңгы базасымы, тәҗрибәмне уртак-лашам. Һәр пәнҗешәмбе чаңгы-роллерда шуам. Скандинавия атламы белән шөгыльләнәм. Кандракүлгә кадәр җәяү йөрим. 38 километрны туктамыйча дүрт сәгатьтә – шәхси рекордым.

Кешеләр тыңлап тора да, баш селкеп куя... Барысы да аңлашыла кебек, әмма яңа тормыш башларга ничек базнат итәргә? Таң әтәчләре белән торырга кирәк ич! “Бераз ят, ял ит...” – дип пышылдый ялкаулык.

Башлап китү һәрчак авыр. Сукырларча башламагыз. Укыгыз, сынап карагыз. Иң мөһиме – сәламәтлегегезне Ходай бүләге итеп кабул итегез. Без аны сакламыйбыз. Машина юуга күбрәк вакыт сарыф итәбез. Аның каравы, аяктан егыла башлагач, хастаханәгә чабабыз.

Тәнне кайгырттык, әмма җан да бар бит әле. Әрләшмәгез һәм көнләшмәгез. Ачуыгызга үзегезне кимерергә рөхсәт итмәгез. Дөньяга әшәке сүзләр һәм уйлар чәчмәгез. Бары тик яхшылык турында гына уйлагыз. Һәм ул һичшиксез киләчәк!

Венера АШИРОВА.