Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 гыйнвар 2019, 13:06

Кем беренче?

Башкортстанда хакимият башлыкларын ел саен үткәреләчәк муниципалитет рейтингында ярышырга мәҗбүр итәчәкләр

Башкортстанда хакимият башлыкларын ел саен үткәреләчәк муниципалитет рейтингында ярышырга мәҗбүр итәчәкләр


Муниципалитет башлыклары эше 72 күрсәткеч буенча бәяләнәчәк. Шул исәптән: тапшырылган торак күләме, табиб-белгечләр кулайлыгы, спорт белән шөгыльләнүче 3-79 яшькәчә кешеләр саны, таләпләргә тәңгәл килгән зиратлар өлеше, кагыйдәләрдән тайпылучыларны теркәүче видеоҗайланмалар белән тәэмин ителгән урамнар саны, бер смена гына укыган мәктәпләр, төзелешкә акча салып алданган кешеләр һәм рәсми теркәлмичә кеше ташучылар, хезмәт хакы буенча бурыч, чүпне аерым туплауга җәлеп ителгән халык саны һ.б.

Моннан тыш, муниципалитет җитәкчеләре эшеннән канәгать халыкның фикере исәпкә алыначак – моның өчен төрле фикер ачыклаулар үткәреләчәк.
Читайте нас: