Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 гыйнвар 2019, 13:35

Җиңүчеләргә – медальләр, җанатарга – балдак

Чаңгы базасында быел беренче ачык район ярышлары үтте

Чаңгы базасында быел беренче ачык район ярышлары үтте

Карга туенмаган декабрь ае чаңгы спортына мөкиббән затларны ярышу мөмкинлегенән мәхрүм итте. Шуңа күрә күркәм йолага әверелгән Раштуа узышын спортчылар түземсезлек белән көтеп алды.


Үткән якшәмбедә чаңгы базасында үткән ярышларга мәктәп укучылары, студентлар, район предприятиеләре һәм оешмалары эшчәннәре җыелды. Алар 1, 2, 3 һәм 6 километрга узышты. Анда шулай ук Октябрьский шәһәреннән, Шаран, Бакалы, Ярмәкәй районнарыннан кунаклар катнашты.

Үз төркемнәрендә Альмира Имамова, Лина Садрыева, Альберт Солтанов, Гөлнара Сәхибгәрәева, Зарина Галимуллина, Линар Ганиев, Диләрә Нигъмәтуллина, Кирилл Черемисин, Азалья Әхмәтшина, Тимур Биксолтанов, Руфина Яркәева, Илдар Җиһандаров, Илдан Садрыев җиңү яулады.

Бүләкләнүчеләргә район Хакимиятенең спорт бүлегеннән грамота һәм медальләр, БР Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгыннан футболка-

лар тапшырылды.

Бүләкләү тантанасы барышында ярышларда катнашучыларның берсе – Ярмәкәй районыннан Радис Рәфыйков сөеклесенә гомер юлын бергә үтәргә тәкъдим ясады һәм балдак бүләк итте.

Спортчы аның алдына тезләнеп, балдак салынган тартмачыкны ачты. Тамашачылар һәм катнашучылар гашыйкларны алкышлап хуплады.

Анфиса АИТОВА.

Андрей Лашков

фотолары.
Читайте нас: