Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 гыйнвар 2019, 21:35

Тылсымчыга әверел!

Хәйрия чарасында предприятиеләр, оешмалар һәм шәһәр халкы катнашты



Яңа ел алдыннан “Туйма­зы хәбәрләре” балаларын әнисе яисә әтисе ялгызы гына тәрбияләгән дүрт гаиләгә ярдәм күрсәтү максатында хәйрия чарасы оештырды. Без күмәкләп – предприятие, оешма, шәһәр халкы – аларның хыялларын тормышка ашырырга тырыштык.


Миргазетдиновлар гаиләсе – әтисе Ринат, 16 яшьлек Ай­нур һәм 11 яшьлек Рената – тулай торакта яши. Бүлмәдә идән суык. Гаилә яңа матур келәм турында хыялланган. Һәм ул табылган! Аны шәхси эшкуар Роза Шакир кызы Сәлимгәрәева (“Ковровый рай” кибете, Совет урамы) бүләк иткән.
Зөлфия Исмәгыйлева 16 яшьлек инвалид улы Ил­вирны һәм ике кызын ялгызы тәрбияли. Илвир күптәннән планшет турында хыяллан­ган – пенсиядәге Гөлнара Гыйздәтуллина һәм Динара Вәлиева, бергә кушылып, сатып алган аны.
“Сәфәр” бию коллекти­вы җитәкчеләре Әлфия һәм Дамир Ибраһимовлар, Илвирның коллектив чыгыш­ларын күрәсе килүен белгәч, бар гаиләгә яз көне үтәчәк хисап концертына чакыруны шәхсән тапшырырга вәгъдә бирде. Туймазылы Зилә һәм Минзаһит Гыймазетдиновлар Исмәгыйлевлар гаиләсенә татлы бүләкләр тапшырды.

11 яшьлек Латифа Ба­рыевага кышкы куртка һәм чалбар өчен акчаны күмәкләп җыйдык. Латифаның әнисе белән “Детский мир” кибетенә килгәч, акча җитмәү ачыклан­ды. Кибет администраторы Лилия, кыз бала турындагы тарихны ишеткәч, чарага кушылырга теләк белдереп, җитмәгән акчаны өстәде.
Безгә биш бала әнисе Екатерина Руссуның хыялын тормышка ашырасы гына калды. Гаиләгә күләмле кием шкафы кирәк. Аның өчен ту­лаем түләргә Екатеринаның мөмкинлеге юк, тик ул бүлеп түли ала. Әлегә ярдәм итәргә тел әүчел әрне эзл ибез . 8-917-476-18-05 телефо­ны буенча шалтыратыгыз. Екатеринаның балалары өчен күчтәнәчләрне тор­мыш иптәше Венера белән шәхси эшкуар Илнар Гыйма­ев әзерләде.

Читайте нас: