Шәһәрнең мактаулы кешесе Николай Тарасов машина эшләү системасына кимендә ярты гасыр гомерен багышлаган
Николай Васильевич кебек кешеләр турында: “Ходай тарафыннан яратылган”, – диләр. Зиһен тулы баш та, алтын куллар да, 50 ел бергә яшәгән сөйкемле хатын да, уңышлы уллар да, әйләнә-тирәсендә яхшы кешеләр дә биргән аңа Ходай. Тарасов үзенең гомерен шул бер җөмлә белән аңлатты. Чынында исә аның тормыш юлы калын дәфтәргә дә сыймас иде.
Югалту ачысын бик иртә татый ул. Йөрәк өянәгеннән әтисе вафат булганда Николайга 12 яшь кенә була әле. Ул вакытта гаилә кайчандыр Кәкребаш авыл советы карамагындагы Казанка авылыннан Туймазыга күченеп өлгерә. Николайга эшкә чыгарга туры килә. Апасы үзенең начальнигы – медицина пыяласы төзелешенә җитәкчелек иткән Сергей Дадайдан энесен эшкә урнаштыруны үтенә. Шулай итеп 14 яшьлек Николай 15нче төзелеш-монтаж идарәсенең столяр цехына эшкә килә. Агач эшкәртү серләренә төшенергә зирәк үсмергә бер ай вакыт җитә. Барлык эшчеләр төшке ашка киткәндә станок артына баса ул – агач эшкәртергә өйрәнә. Бер айдан соң Сергей Иеронимович: “Менә бу малайга беренче разряд бирегез”, – ди.
– Армиягә тариф челтәре буенча иң югары – җиденче разрядлы белгеч булып киттем,– дип хәтерли Николай Васильевич.
Хезмәт итәргә Венгриягә эләгә Тарасов. Шунда ук шофёр таныклыгы ала, шуңа күрә армия хезмәтен машина руле артында үткәрә. Әмма күңеле җирдәге техникага түгел, һавага тартыла. Армиядән соң очучылар училищесына керергә уйлый, әмма медицина комиссиясе артык бәйләнчек булып чыга – үткәрми. Николай Васильевич авиация белән барыбер очраша – Уфа авиация институтында укыган чорда хәрби җыен вакытында була бу. Ул Туймазы геофизика җиһазлары заводында эшләргә өлгерә, һәм завод, яшь белгечкә зур өметләр баглап, аңа предприятие стипендиясе бүлә.
Заводка әйләнеп кайткач, Николай Васильевич биредә чирек гасыр эшли. Хезмәт баскычыннан югары күтәрелә: столярдан директорга кадәр. Ул эшчәннәрнең хезмәт шартларын яхшырту өчен күп көч сала. Иркен ашханә һәм эшчәннәр өчен машина калдыру урыны төзелә, завод биләмәсе һәм тукталыш күшеге төзекләндерелә, иркен кою участогы бинасы күтәрелә. Пар белән ягып җылыту системасы инфракызылга күчерелә, заводны яктырту һәм газ белән тәэмин итү системасы үзгәртеп корыла.
(Дәвамын “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).