Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 декабрь 2018, 11:50

"Гаилә" – балаларга

Чәмле кешеләр сабыйлар өчен бәйрәм оештырды

Чәмле кешеләр сабыйлар өчен бәйрәм оештырды


“Родина” мәдәният йортында тормышта авыр хәлдә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен хәйрия чарасы узды. Балалар Кыш бабай һәм Карсылу белән күңел ачты, мавыгып шигырьләр сөйләде, чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнады, җырлады. Һәр бала бүләк алды һәм бәйрәм кәефенә тиенде.

“Семья” көнбатыш районара үзәгенең Туймазы район һәм шәһәр бүлеге, район Хакимиятенең балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе бәйрәмне оештыруда ярдәм күрсәткән суд участокларының халык судьялары аппараты, Русия Федерациясе Салым хезмәтенең Башкортстан Республикасы 27нче районара инспекциясе хезмәткәрләренә, 8нче мәктәпнең 4в сыйныфы ата-аналар комитетына, шәхси эшкуар Р.Ю. Абдуллаевка, “МАГСТРОЙ” кибетенә, район Хакимиятенең мәдәният бүлегенә, “Родина” мәдәният йортына һәм мөстәкыйль затларга рәхмәт белдерә.
Читайте нас: