Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 декабрь 2018, 12:41

Тормышыбыздагы төп документ

Туймазының ун укучысына тантаналы шартларда паспорт тапшырылды

Туймазының ун укучысына тантаналы шартларда паспорт тапшырылды


Район Хакимиятендә илебезнең төп законы – Русия Федерациясе Конституциясенең 25 еллыгы уңаеннан яшь туймазылыларга паспорт тапшыру тантанасы үтте.

Укучыларга, ата-аналарга һәм укытучыларга БР Дәүләт җыелышы – Корылтай депутатлары Рушан Сәетов һәм Рөстәм Ахунов мөрәҗәгать итте. Шушы беренче документның яшь туймазылылар тормышындагы әһәмиятен билгеләде һәм илебезнең лаек кешеләренә әверелүләрен теләде алар.

– Тормышка чәмле карашта булырга, җәмгыяткә файда китерергә, киләчәк үсешегез өчен бар мөмкинлекләрне кулланырга өндим. Хакимият вәкиле буларак, безнең бурыч исә сезгә бу уңайдан ярдәм итү, – диде Рушан Мөхәмәт улы.

Бу көнне Туймазы 7нче мәктәбенең җиденче сыйныф укучысы Әминә Нигъмәтуллина да документка ия булды.

– Озак көттем бу мизгелне, тизрәк үземне Русиянең тулы хокуклы гражданины итеп тоясым килде, – дип уртаклашты 14 яшьлек кыз. – Бүгеннән хокукларым, анык бурычларым барлыкка килде.

Зилә АБДУЛЛИНА.


Читайте нас: