Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 декабрь 2018, 12:04

Кимендә 80 «квадрат» бәхет

Ирле-хатынлы Низаевлар үз йортлары турындагы уртак хыял белән яши

Ирле-хатынлы Низаевлар үз йортлары турындагы уртак хыял белән яши

Татар-Олкан авылы читендәге бер урамда күркәм йорт төзелеп килә. Иске агач сарайны исәпкә алмасак, иркен, 20 сотый биләмәдә бу әлегә бердәнбер корылма. Җимеш бакчасы бары хыялда гына. Әмма хуҗабикә Ләйлә Низаеваның иманы камил: тормышка ашачак ул. Иң мөһиме – әлегә өч кешелек, киләчәктә тагын да ишәячәк гаилә, аларның күпсанлы туганнары һәм дуслары да сыячак йорт салуны чынбарлыкка әверелдергәннәр инде.

“Язмышың мич артыннан да юллап таба”, – ди халык. Татар-Олканда туып-үскән Ләйлә “мич”еннән ерак китәргә теләми. Әмма белем алу өчен башта Октябрьский шәһәренә, соңрак Уфага китә ул. Бервакыт туган авылына җәйге ялга кайткач, Кушнарен районыннан бу якларга килгән Илфир белән таныша.

Җиде ел элек яшьләр өйләнешә, бер елдан соң уллары туа. Декрет ялыннан чыккач, Ләйлә Зимфир кызы Туймазы музыка мәктәбенә йөреп эшли башлый – балаларны гобое һәм саксофонда уйнарга өйрәтә. Көн саен ике арада йөрү, әлбәттә, җиңел булмый. Әмма фатирга керү яисә бөтенләй шәһәргә яшәргә күчү аның башына да кереп карамый. Башка мәсьәлә борчый аларны: әти-әни белән яшәү рәхәт булса да, үз ояларын корасы килә.

– Шәһәрдә кыш көне генә уңайлы, – ди ир белән хатын. – Җәйгә чыккач, табигатькә, иркенгә тартыласың. Үз бакчаңда казынасы, агачлар утыртасы килә.

Низаевлар иске өйле бер биләмә сатып ала. Аны сүтеп, яңа төзелешкә тотына. Иркен йорт салырга ният итәләр. Бу төзелеш озакка сузылыр иде, ләкин йорт салу өчен дәүләт ярдәме алган танышлары район Хакимиятенә барып, бәхетләрен сынап карарга киңәш итә.

Чыннан да бәхет елмая Низаевларга. Гаилә башлыгы авыл тармагынла эшләү сәбәпле, яшь гаиләнең «Башкортстан Республикасында 2020 елга кадәр авыл биләмәләрен тотрыклы үстерү» программасында катнаша һәм йорт бәясенең 70% күләмендә субсидиягә дәгъва итә алуын аңлаталар.

Документлар туплап, 2014 елда чиратка басалар. Былтыр майда кимендә 748 мең сум акча күчә аларга. Август аенда инде өй котлаталар.

Һәм менә без хуҗабикә белән иркен, якты кунак бүлмәсендә әңгәмәләшеп утырабыз. Монда әлегә буш, сүзләр кайтаваз булып яңгырый. Аш-су һәм йокы бүлмәләрендә генә җиһаз бар. Хәзер юыну бүлмәсен җиһазлыйлар, коридорны тәртипкә китерәселәре бар. Соңрак икенче катны да яшәү өчен яраклаштырырга чамалыйлар. Башкарылган эшләре белән чагыштырганда, бу инде вак-төяк дияргә була.

Ләлә МУСИНА.


Читайте нас: