Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 декабрь 2018, 13:29

Серафимовкада су кайчан агудан туктаячак?

Бу авылның торак-үткәргечләр хуҗалыгы тармагындагы мәшәкатьләре турында район Хакимияте башлыгы урынбасары Булат Хәлиуллин белән әңгәмәләшәбез

Бу авылның торак-үткәргечләр хуҗалыгы тармагындагы мәшәкатьләре турында район Хакимияте башлыгы урынбасары Булат Хәлиуллин белән әңгәмәләшәбез


Үткән атнада хәбәрчеләребезгә Серафимовкада суүткәргеч тишелү турында хәбәрләр ява башлады. Авылның түбән очында яшәүчеләр берничә сәгать буе су җир өстеннән агып яту сәбәпле көяләнде, бу мәсьәлә беркемне дә борчымый кебек тоелды аларга. Шуңа күрә әңгәмә башында ук Булат Зиннур улыннан әлеге күренешкә аңлатма биреп китүне үтендек.


– Төбәк водоканалы диспетчерыннан торбаүткәргечтә басым төшү турында мәгълүмат алу белән, трассаны тикшерә башладык. Девон урамындагы салкын су тәэминаты торбасындагы тишек иртәнге сәгать биштә ачыкланды. Өч метр тирәнлектә газүткәргечләр белән рәттән салынган трассаны эңгер-меңгердә ремонтлау нәтиҗәсез һәм хәвефле дигән карарга килдек. Шуңа күрә ремонтны иртәнгә калдырдык, челтәрдәге басымны даими күз уңында тоттык. Халыкны кич белән сусыз калдырмас өчен, су тәэминатын төнге 12гә кадәр өзмәдек. Халыкның авариядән арынмыйлар дип борчылуы шуннан килә.

Билгеләнгән вакытта суны яптык. Яңадан исә иртәнге сәгать алтыда кабыздык – халык эшкә җыенганда кыенлыклар тудырмас өчен. Аннары иртәнге сәгать 8дә ремонтка керештек һәм төшкә эшне төгәлләдек.

– Серафимовкада торба еш тишелә. Сәбәбе нәрсәдә?

– Элек авылның су тәэминаты челтәре “Октябрьскнефть” нефть-газ чыгару идарәсе карамагында булган. Аны үзгәртеп корганнан соң, үткәргечләр аның өчен “артык кашык”ка әверелде. Аларга планга ярашлы ремонт үткәрелми башлады – кичектергесез аварияләрдән генә арынып килделәр. Соңрак челтәрләрнең бер өлешен авыл советы карамагына күчерергә туры килде. Шуңа күрә соңрак менә мондый хәл туды: Тукай суҗыйгычыннан авылга кадәр магистраль суүткәргеч, суҗыйгыч үзе һәм насос станциясе өлешчә нефтьчеләр, өлешчә алардан суны сатып алып, халыкка тәкъдим иткән төбәк водоканалы карамагында калды. Аннары нефтьчеләр үз хуҗалыгының бер өлешен үткәргечләр хуҗалыгына арендага тапшырды. Җентекле ремонт үткәрү өчен водоканалның да, авыл советының да, муниципалитетның да акчасы юк. Кимендә 40 ел элек төзелгән суҗыйгыч тузган. Аны яңартып кору таләп ителә.

– Әлеге суҗыйгычны һәм магистральне ремонтлауга тәүге транш алынган дигән мәгълүмат барлыкка килде. Аны кая юнәлтәчәкләр?

– Максатлы җәмәгать программалары фонды аша алынган тәүге 8,5 млн сум Өсән елгасы аша үткәргечләрне һәм аның янындагы 1,5 км өлешне алыштыруга юнәлтеләчәк. Бу иң катлаулы урын, тишелгән очракта авыр булачак.

Суҗыйгычны тулысынча камилләштерү өчен исә 140 миллион сумлап акча кирәк. Республика ярдәменнән ташламас дип өметләнәбез, һәрхәлдә, бу мәсьәлә күптән түгел БР Торак-үткәргечләр хуҗалыгы министрлыгында үткән махсус киңәшмәдә тикшерелде.

Суҗыйгыч һәм магистральне ремонтлау белән, суны резервуар паркына югалтуларсыз китерәчәкбез һәм авылны тиешле күләмдә су белән тәэмин итәчәкбез. Киләсе адым – авылның үзендә челтәрләрне ремонтлаячакбыз.

– Авыл халкы фикеренә караганда, су тәэминаты мәсьәләсе кайбер йортларда җылылык тәэминаты белән мәшәкать тууга китерә. Имеш, су басымы түбән булу, челтәрләр тузу һәм насос начар эшләү сәбәпле, челтәрдә һава бөкеләре барлыкка килә, нәтиҗәдә кайбер фатирларда батареялар җылымса гына. Бу шулаймы?

– Юк. Гадәттә фатирлардагы суыклык йорт эчендәге челтәрдә җылылык чыганагы циркуляциясе начар булуга бәйле. Бу очракта үзегезнең идарәче компаниягә мөрәҗәгать итү зарур. Белгечләр бүлмәләрдәге температураны, йортка кергән һәм чыккан урында басымны үлчәячәк һәм чара күрәчәк.

Мондый мәшәкать җылылык трассасы тишелү һәм казанлыкларда иске җиһазларның нәтиҗәсезлеге сәбәпле барлыкка килә.

Тишелүләрне киметү өчен үткәргечләрне алыштырабыз: былтыр республика анык инвестиция программасы кысаларында Серафимовка һәм Кандра авылларында 60 миллион сумлык эш башкарылды. Әлеге мәсьәләне хәл итү өстендә берничә ел эшләдек. Бүген Торак-үткәргечләр хуҗалыгын үзгәртеп коруга ярдәм фонды катнашлыгында күләмле үзгәртеп кору проекты кысаларында Серафимовка авылының югары очындагы казанлык яңартылды. Авылның түбән очында да, шулай ук Собханкул һәм Кандрада казанлыкларны үзгәртеп корырга ниятлибез.

– Казанлыклар яңар-тылганнан соң җылылык тарифларын киметү ихтималы күздә тотылмыймы?

– Юк. Чөнки туймазылылар әле җылылык өчен күп түләми. Җылылыкның бер гигакалориясенең үзкыйммәте 2200 сум тәшкил итә, халык исә 1700 сум түли. Нәтиҗәдә тәэминатчы ел саен тариф буенча гына да 200 миллион сумлап югалта. Аның газчыларга булган бурычын капларга республика һәм муниципалитет ярдәм итә. Әйткәндәй, шул ук җитешсезлек суга да кагыла: үзкыйммәте – 35-40 сум, тариф 28 сум. Димәк, үзгәртеп кору тора-бара шушы кимчелек-аерманы киметергә һәм хәлне яхшыртырга ярдәм итәчәк.

Ләлә МУСИНА.


Читайте нас: