Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 декабрь 2018, 12:00

Йортыгызга иминлек

“Родина” мәдәният йортында БРда Гаилә елын төгәлләделәр

“Родина” мәдәният йортында БРда Гаилә елын төгәлләделәр


Районыбызда кимендә 25 мең балалы гаилә яши, шуның 5 меңе – күпбалалы. 111 туймазылы “Ана даны” медале белән бүләкләнгән. Быел өч гаилә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медаленә лаек булган.

Гаилә кадерен белгәннәр өчен пәнҗешәмбе “Родина” мәдәният йортында бәйрәм концерты оештырылды.

Район Хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов гаилә юбилейларын билгеләгән парларга – БР Башлыгы вазифасын вакытлыча үтәүче Радий Хәбировтан котлау хатлары, күп балалы гаиләләргә, гаилә династияләренә Мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.


Читайте нас: