Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 декабрь 2018, 16:42

«Спутник» карамагында

Шәһәрнең ветеран-шахматчылары спорт җыеннары өчен урын тапкан

Шәһәрнең ветеран-шахматчылары спорт җыеннары өчен урын тапкан


Өч ел элек Нургали Шәрифуллин редакциягә сугылды һәм ветеран-шахматчыларга, Бөек Ватан сугышы яугирләренә җыелырга урын булмаудан зарланып торды.


Бергәләп эзләргә керештек. Балалар да шөгыльләнгән шахмат клубында урын аз. 4нче китапханәнең подвалына төшәргә азапланып карадык, барып чыкмады.

Шулай да җае табылды. “Спутник” күңел ачу комплексы директоры Дамир Шакиров халыкны үзендә сыендырырга ризалашты. Хәзер көн саен бирегә «Спутник»та кеше аз йөргән 14.00-17.00 сәгатьләрдә шәһәребезнең төрле төбәкләреннән ветераннар агыла. Хәтта Пушкин урамыннан да киләләр!

Кайчак тоташ бер дружина – 30лап кеше җыела. Шахмат уйныйлар, әңгәмә коралар, чәй эчәләр (түләүсез). Кышны шулай үткәрәчәкләр. Җәй көне җиңелрәк. Нургали Миңлегали улы кайчак барысын да Бәйрәкә-Түбә авылына дәшә. Анда аның йорты бар. Мунча ягып, бабайларча саф һавада утыралар.

Әмма җәйгә кадәр байтак бар әле. Дамир Шакиров ветераннарга әледән-әле иске фильмнар карарга тәкъдим иткән. Яхшы фикер бу. Кулдан ычкындырырга ярамый

Венера АШИРОВА.
Читайте нас: