Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 декабрь 2018, 12:18

«Сан»га күчәбез

Пәһлеваннар отачак. Вак телестудияләрне кем коткарачак?

Пәһлеваннар отачак. Вак телестудияләрне кем коткарачак?


Аналог – электр сигналыннан файдаланучы телевидение үткәндә кала. Бу матур сүзтезмә генә түгел. Киләсе елның 11 февраленнән илебез биләмәсе буенча ул бар җирдә дә өзеләчәк һәм июнь уртасына бөтенләй гамәлдән чыгарылачак. Хәер, безнең республикада бу өлкәдә эш төгәлләнгән дияргә була. Мәсәлән, “Башкортстан” теле-радиокомпаниясенең барлык филиаллары санлы эфир тапшыруларына ел ахырында күчәчәк, бу республиканың иң ерак районнарында да сурәт һәм тавыш сыйфатын яхшырту мөмкинлеге бирәчәк.


Тарихка күзәтү ясыйк. Федерациянең максатлы “Русия Федерациясендә 2009-2018 елларга телерадиотапшыруларны үстерү...” программасы тормышка ашырыла башлаганчы, халыкның 40 проценты күп дигәндә дүрт телевидение каналы, тагын 25 проценты ике канал карый алган. Хәзер русиялеләрнең 100 проценты диярлек яхшы сыйфатлы 20 түләүсез каналдан файдалана алачак («Бу мөһим!»не кара).

Безнең республикага килгәндә, хәзер төбәк халкының 96 проценты санлы эфир телевидениесен кабул итү мөмкинлегенә ия. Моңа ирешү өчен Башкортстан биләмәсендә дүрт ел буе 216 телевышка төзелде, бу максатта 2,5 миллиард сум сарыф ителде.

Ә менә муниципалитет һәм шәһәр телеканаллары ярдәмгә мохтаҗ. Августта ук аларның җитәкчеләре республиканың элекке Башлыгына бу хәлдән чыгу юлын табуны һәм муниципалитет телестудияләренә ярдәм итүне үтенеп мөрәҗәгать итте. Әгәр аналог телевидениесе үткәндә калса, вак телестудияләргә кабель челтәрләренә юл ябылачак, һәм бик теләгән очракта да, алар мультиплекска (санлы канал тупланмалары) эләгә алмаячак. Димәк, йөзләгән яшь һәм чәмле кешегә эшсез калу хәвефе яный. Дөрес, муниципалитет телестудияләренең бер өлеше төбәк кабель провайдерлары белән хезмәттәшлек итә башлаячак (яки дәвам итәчәк). Әмма “кабель” һәм “эфирда”гы тамашачы аудиториясен чагыштырырлык түгел. Бу исә реклама бирүчеләр кимүгә, димәк, эш урыннары кыскаруга китерәчәк.

Әгәр санлы эфир тапшыруларына тукталсак – аның өстенлекләре чыннан да бихисап күп. Беренче чиратта бу федерациянең 20 каналын түләүсез һәм югары сыйфатта карау мөмкинлеге, әлбәттә. Шул ук вакытта сурәт һәм тавыш сыйфатына һава торышы берничек тә тәэсир итмәячәк. Санлы радио, телетекст, тапшырулар программасы ише өстәмәләре дә бар әле, җитмәсә.

Бүген гәзит укучыларыбызны асылда санлы эфир тапшыруларынннан файдалану өчен нәрсә эшләргә кирәклеге кызыксындыра. Әгәр сез кабель операторы хезмәтеннән файдаланасыз яисә иярчен тәлинкәләре урнаштыргансыз икән – бернәрсә дә эшләргә кирәкми. Аларның операторлары “санга” үзләре күчәчәк.

Әгәр сездә кабель дә, тәлинкә дә юк икән, телевизорның җитештерелү вакытына игътибар итегез. 2013 елдан соң чыккан күпчелек телевизорлар DVB-Т2 (бу мәгълүмат күрсәтмәдә бирелә) форматына тоташкан. Сезгә бары тик дециметр диапазонлы антенна сатып алырга кирәк булачак. Әгәр инде телевизорыгыз искерәк булса, антенна белән бергә санлы приставка да таләп ителәчәк. Махсуслашкан кибетләрдә ул 1-2 мең сум тора. Әйтергә кирәк, бу бердәнбер чыгым. Приставканы тоташтырганнан соң, башкача бернәрсә өчен дә түләргә туры килмәячәк.

Әгәр төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә приставка алмагансыз икән, февральдән башлап сез үзегезнең телевизорыгызда теге яки бу сәбәпләр буенча үзенең аналог сигналын сүндермәгән каналларны гына карый алачаксыз.

Алексей ШИЛЬНИКОВ.


Читайте нас: