Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 декабрь 2018, 12:29

Күзләрендә – кояш нуры

Серафимовка балалар интернат-йортында игътибар һәм назга сусаган 300 бала яши

Серафимовка балалар интернат-йортында игътибар һәм назга сусаган 300 бала яши


27 ноябрьдә илебездә ел саен үткәрелүче “Юмарт сишәмбе” чарасы узды. Бу көнне БР Дәүләт җыелышы – Корылтай депутатлары бер көнлек эш хакын Серафимовка балалар интернат-йортына күчерергә карар итте. Бер атнадан соң Халыкара инвалидлар көнендә парламентарий вәкилләре Эльвира Аеткулова, Рида Собханкулова, Раил Асадуллин, Айгөл Гәрәева интернат директоры Алмаз Низамиевка акчалата сертификат тапшыру өчен Серафимовкага килде.


Биредә аларны күр-гәзмәләр, бәйрәм концерты, балалар йортын асрау, алмаш мәсьәләләре тикшерелгән “түгәрәк өстәл” көтте. Бүген балалар йортына психологлар җитми, бөтен оешмага бер логопед эшли.

Район Хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов башка объектлар белән беррәттән балалар йортын да җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итүче заманча казанлык төзүдә саллы ярдәм күрсәткән өчен республика Хөкүмәтенә рәхмәт белдерде. Шулай да интернат коллективы берәр вакыт үз казанлыгы булыр дигән өметтә кала. Серафимовкалыларның тагын бер хыялы бар – авылда физкультура-савыктыру комплексы төзетү.

– Спорт объектының гади проекты әзерләнә инде, – дип билгеләде Суфиянов. – Төбәк халкы белән беррәттән биредә интернат-йорт тәрбияләнүчеләре дә тернәкләндерү чаралары үтәлер иде.

Эльвира Аеткулова, Дәүләт җыелышы Рәисе урынбасары:

– Интернатның ике корпусында җентекле ремонт бара. Безнең тарафтан тапшырылган акчалата сертификат биналарны яңарту өчен җиһаз, пәрдәләр, башка кирәк-ярак алу өчен сарыф ителәчәк. Әмма балалар йорты ихтыяҗлары моның белән генә чикләнми. Эшчәннәр штатын киңәйтү, башка биналарны ремонтлау, микроавтобус, балалар өчен кием-салым, үстерелешле уеннар сатып алу зарурлыгы туды. Бу җитди акча таләп итә. Монда исә химаячылар ярдәменә генә салынырга ярамый – бюджеттан финанслауны кабат күздән кичерергә кирәк.

Зилә АБДУЛЛИНА.



Читайте нас: