Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 декабрь 2018, 11:59

Борчу-мәшәкать бар – хәл итәргә кирәк

Республикада халыкның хакимияткә юлланган сорауларын һәм аларның җавап-үтәлешен күздә тотучы яңа “Инцидент” аналитика системасы эше бәяләнде

Республикада халыкның хакимияткә юлланган сорауларын һәм аларның җавап-үтәлешен күздә тотучы яңа “Инцидент” аналитика системасы эше бәяләнде


Башкортстан Республикасы Башлыгы вазифасын вакытлыча үтәүче Радий Хәбиров тәгаенләнүенең беренче көненнән үк яңа эш алымнары кертте. Иң элек ул барлык түрәләрне җәмәгать челтәрләрендә теркәлергә, сәхифәләрендә ачык сәясәт алып барырга һәм халык белән турыдан-туры әңгәмә корырга мәҗбүр итте.

– Халык кайда – без шунда булырга тиеш. Алар бүген җәмәгать челтәрләрендә утыра икән, без дә шунда килергә тиеш, – дип аңлатты ул үзенең таләбен.

Радий Хәбиров үзе җәмәгать челтәрләре белән чәмле шөгыльләнә. Аның “ВКонтакте”, “Фейсбук”, “Одноклассники”, “Инстаграм” җәмәгать челтәрләрендәге сәхифәләрендә республика халкы үзен борчыган мәсьәләләрне кузгата.

Кыска вакыт эчендә барлык мөрәҗәгать һәм фикерләр рәсми рәвештә теркәлеп бара. Бу халык сорауларына вакытында җавап бирү һәм мәсьәләне тиз арада хәл итү мөмкинлеге бирә. “Инцидент” системасы шулай эшли. Аның төп бурычы – нинди дә булса сорау-мәсьәлә буенча чәмле әңгәмә барган җәмәгать челтәрләрен, кешеләрнең шәхси сәхифәләрен барлау. Программа кешеләрнең нәрсәдән зарлануын карый һәм тиз арада хәл итү өчен бу мәсьәләне “тиешле оешмага” юллый.

Шушы көннәрдә республика хакимиятендә җәмәгать челтәрләрен барлау эшенә йомгак ясалды. Кешеләр гадәттә нәрсәгә зарлана? Төзекләндерү, юллар, торак үткәргечләр хуҗалыгы, сәламәтлек саклау, җәмәгать транспортына.

Без моннан ары шушы “Халык арасында” сәхифәсендә район хакимияте белән район халкы арасындагы әңгәмә барышын яктыртачакбыз.


Читайте нас: