Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 декабрь 2018, 11:57

Туймазы районында инвалид-балаларны иппотерапия белән дәвалаячаклар

Республика җитәкчесе белән очрашудан соң сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән балаларның ата-аналарының яңа максатлары, өметләре барлыкка килде

Республика җитәкчесе белән очрашудан соң сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән балаларның ата-аналарының яңа максатлары, өметләре барлыкка килде


Республика Башлыгы вазифаларын вакытлыча үтәүче Радий Хәбиров ике атна элек эш сәфәре белән Туймазы районына килгәндә районда яшәүче башка кешеләр белән беррәттән аны церебраль параличлы балаларның ата-аналары өчен “Фәрештә-балалар” төбәкара җәмәгать оешмасы җитәкчесе Наталья Мөхтәсипова да көтте. Кыска гына әңгәмә вакытында ул аңардан сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән балалар һәм үсмерләрне тернәкләндерү үзәге өчен ярдәм сорарга өлгерде. “Сез Уфага министрлыклар вәкилләре белән очрашуга килә аласызмы?” – дип сорады Хәбиров. “Әлбәттә!” – дип җавап бирде Наталья. Ике көннән соң ул Радий Фәрит улы һәм республиканың төрле районнарыннан килгән 16 ата-ана белән чәй эчеп утыра иде инде. Анда төрле оешма министрлары да бар иде.

– Кайчак Радий Фәрит улы, аларга сораулы карашын төбәп, куелган сорауга кыска һәм анык җавап бирүен үтенде, – ди Наталья Васильевна. – Һәм мәсьәлә шунда ук хәл ителде.


Акчалата сертификат ярдәм итәчәк

– Мин 18 яше тулган инвалид-балаларга ярдәм итүләрен үтендем. Гадәттә аларны шундук тернәкләндерү үзәкләре исемлегеннән сызып ташлыйлар. Һәм бөтен авырлык ата-аналар иңенә төшә. Бездә алар өчен махсус оешмалар юк. Хәбиров сүзләренә караганда, хәзер Уфада социальләштерү проекты гамәлгә кертеләчәк (ул Русия шәһәрләрендә күптән гамәлдә). Бер йорттагы өч бүлмәле фатирда 18-20 көн дәвамында чиратлап сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән өчәр кеше яшәячәк. Җәмәгать хезмәткәрләре аларны үз-үзен хезмәтләндерергә, кибеткә йөрергә, ашарга әзерләргә өйрәтәчәк.

Дәвалану өчен җитмәгән акча мәсьәләсен акчалата сертификатлар хәл итәчәк. Ата-аналар аның ярдәмендә логопедка түли, массаж курсы үтә алачак.

Тагын бер яхшы яңалык: 2020 елда Уфада заманча зур тернәкләндерү үзәге төзеләчәк. Мәскәү, Санкт-Петербург, Самарага бару таләп ителмәячәк. Кызганычка, табиблар барлык мәгълүматны да ата-анага аңлатып бирми. Бу дарулар һәм санаторийларга юлламалар тәэминатына кагыла. Мәсәлән, акылга зәгыйфь балаларның тешләрен наркозсыз дәвалау мөмкин түгел. Дәвалау кыйммәт. Бу мәсәләне республика җитәкчесе белән очрашу барышында кузгаткач, аны БР сәламәтлек саклау министры вазифаларын үтәүче Рафаэль Яппаров белән әңгәмәдән соң шундук хәл иттеләр. Хәзер туймазылыларга үзәк район хастаханәсе баш табибының балачак буенча урынбасары Людмила Хромыхка республика-балалар клиника дәваханәсенә юллама сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк, баланы анда түләүсез дәвалаячаклар.

Тагын бер хәбәр: Республика балалар клиника хастаханәсендә балага МРТ (баш миенә магнит-резонанс томографиясе) түләүсез ясалачак.

Мондый очрашулар елына өч тапкыр үтәчәк. Без тагын күпме яңалык беләчәкбез, күз алдыгызга китерәләсезме? – диде Наталья Васильевна.

Венера АШИРОВА.

(Дәвамын “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).
Читайте нас: