Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 декабрь 2018, 12:06

Биш елда – 800 мең мөрәҗәгать

Туймазыдагы күптармаклы үзәк филиалының эш күрсәткече нәкъ шундый

Туймазыдагы күптармаклы үзәк филиалының эш күрсәткече нәкъ шундый


Күптармаклы үзәкләр тоташ ил буенча төбәк, республика һәм федерация югарылыгындагы хакимият оешмалары һәм теге яки бу хезмәтләргә мохтаҗ кешеләр арасында мөнәсәбәтләр урнаштыру өчен оештырылган.


Биш ел элек Туймазыда күптармаклы үзәк ачарга карар ителгәч, хезмәткәрләр сайлау буенча зур эш башкарылды. Төп оешма хезмәткәрләре һәм филиал идарәчесе аша кимендә ике йөз дәгъвачы үтте, шулар арасыннан 23 кеше сайлап алынды.

– Һәр эштә, аеруча яңасында, иң мөһиме – хезмәткәрләр, – ди филиал идарәчесе Гүзәл Дәүләтова. – Чөнки эшебезнең төп максаты – кешеләрнең вакытын янга калдыру, аларны төрле тармаклардагы документларга бәйле артык мәшәкатьтән арындыру. Безгә кешеләр төрле сораулар белән килә. Бер генә закон да халыкның күптөрле мәшәкатен күз уңында тотып бетерә алмый. Күптармаклы үзәк хез-мәткәренең төп бурычы – һәр клиентның хәленә керү.

Хезмәт хакы түбән булу сәбәпле, соңгы елларда бездә хезмәткәрләр тиз алышынды. Аларга кытлык кичердек. Үзегез уйлап карагыз: хезмәткәрләребездән 13 мең сумга артык күп таләп ителде – һөнәр осталыгы да, гаугалы хәлләрне аянычлы нәтиҗәгә китермичә көйли алу да. Шуңа күрә безгә мөрәҗәгать итүчеләргә кайчак чират көтәргә туры килде. Хәзер уртача 15 минут көтәләр (киңәш, кабул итү, тапшыру).

Тоташ командабыз казанышы бу. Алар исәбендә тәҗрибәле хезмәткәрләр – операция залы начальнигы Миләүшә Хөснетдинова, аның урынбасары Айгөл Бәдретдинова, аннан соңгы операцияләрне күздә тоту бүлеге мөдире Гөлшат Сөләйманова, операция залы баш белгече Гүзәл Сәхибгәрәева бу. Алар яңа эшкә килгән яшьләргә остаз була алды, аларга эшкә өйрәнергә, коллективка ияләшергә ярдәм итә. Күптән түгел коллективка белемле хезмәткәрләр Татьяна Ханова, Мария Лысенкова, Рөстәм Нигъмәтуллин, Ирина Фәйрушина һ.б. кушылды.

Бүген гомумрусия таләпләренә ярашлы рәвештә, Күптармаклы хезмәт күрсәтү үзәге ребрендинг үткәрә. Гади күптармаклы үзәк урынына ул “Минем документлар” дип аталачак. Әмма эш асылы үзгәрмәячәк. Безнең юнәлешләр элеккечә: төрле тармакларда документлар рәсмиләштерү эшендә хезмәт сыйфатын арттыру.

Күптармаклы үзәкнең Туймазы филиалы мөстәкыйль затларны гына түгел, эшкуарлар, хокукый затларны да хезмәтләндерә; хокукый затларны теркәү документларын кабул итә, оештыру документларына үзгәрешләр кертә; эшкуарларны “Бизнес-навигатор МСП” порталында терки.

Озакламый хакимият оешмалары белән электрон хезмәттәшлеккә күчү күздә тотыла. Бу киләчәктә хезмәт күрсәтү вакытын, шулай ук безгә мөрәҗәгать итүчеләрдән таләп ителгән документлар санын кыскарту мөмкинлеге бирәчәк. Моннан тыш, хокукый һәм мөстәкыйль затларны шәхси эшкуар сыйфатында дәүләттән теркәтүгә күчү буенча сынау проекты кертеләчәк.


Ләлә МУСИНА.



Читайте нас: