Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 декабрь 2018, 12:46

Бөркеттәй сугышчыларыбыз – дивизиянең горурлыгы

Балалар (үсмерләр) иҗат йортының 1нче интернат-мәктәп карамагында эшләп килүче Хәрби дан музее турында документаль фильм төшерделәр

Балалар (үсмерләр) иҗат йортының 1нче интернат-мәктәп карамагында эшләп килүче Хәрби дан музее турында документаль фильм төшерделәр


Разумовский исемендәге Мәскәү технология университеты порталында “Җиңү солдатлары” дип аталган онлайн хәтер музее ачылган. Виртуаль сәхифәләрдә – кырыгынчы елларның тарихи дәвере турындагы мәкаләләр. Шушы көннәрдә ул Балалар (үсмерләр) иҗат йортының 1нче интернат-мәктәп карамагында эшләп килүче Хәрби дан музее материаллары белән тулыланачак. Җиңүнең 70 еллыгына багышланган республика бәйгесе нәтиҗәләре буенча музей 30 районнан 144 дәгъвачы арасында җиңүче дип танылган.

Үткән атнада аның стеналарында Мәскәү технология университетының “Русиянең мәктәпләр карамагындагы Хәрби дан музейлары” интернет-рубрикасы өчен документаль фильм төшерелгән.

– Документаль кинохроникага Иосиф Сталин фәрманы буенча Уфа янында оештырылган легендар 21нче гвардия атучылар Невель дивизиясе турындагы хикәятем дә кергән, – ди музей җитәкчесе Галия Гобәйдуллина. – Укучы кызларыбызның берсе 21нче гвардия атучылар Невель дивизиясе ветераны Михаил Ножкин язган “Ржев янында” шигырен сөйләп ишеттерде. Шигъри әсәр Башкорт АССРы хәрбиләреннән оештырылган дивизиянең сигез ай дәвамында Ржев шәһәрен фашист илбасарларыннан азат итүе турында бәянли.

Бу алышларда шушы дивизиядә хезмәт иткән байтак якташларыбыз һәлак булган, кемдер хәбәрсез югалган, атап әйткәндә, композитор Әкрам Даутовның сеңлесе Зәйтүнә Сөнәгать кызы. Аның соңрак Польшага пленга озатылуы турында мәгълүмат бар.

(Дәвамын “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).
Читайте нас: