Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 ноябрь 2018, 13:04

Тормыштан калышмыйбыз – ватсапта аралашабыз

Бетон ташучы автомобильләр җиһазлау заводының элекке эшчәннәре пенсиядә боегып утырмый

Бетон ташучы автомобильләр җиһазлау заводының элекке эшчәннәре пенсиядә боегып утырмый


Ике ел элек завод җитәкчеләре элекке хезмәткәре Луиза Шәйдуллинага башлангыч ветераннар оешмасын җитәкләргә тәкъдим итә. Луиза ханым, җиң сызганып, бүленгән бинаны төзекләндерү-җиһазлауга керешә.

Оешма спортчылар, кул эше осталары, уңган хуҗабикәләр, гомумән, байтак чәмле кешеләрне берләштерә. Заводның чәмле пенсионерлары концертларга, спектакльләргә йөри, Башкортстан һәм Татарстан шәһәрләре буйлап сәяхәтләргә чыга. Ветераннар аш-су серләрен, тәҗрибә уртаклаша. Йөзләп данә күз явын алырлык эшләр туплаган алар: тасмалар белән чигелгән картиналар, буф техникасында башкарылган мендәрләр, зур курчаклар.

Светлана Гайнетдинова (элек “АБВ” заводының хезмәт һәм хезмәт хакы бүлеге җитәкчесе) ел билгеләре ясый. Аның янчыгында – тамбур энәсе белән бәйләнгән маймыл, маэмай, каһвә исе аңкып торган әтәч-магнит (каһвә бөртекләреннән ясалган).

Гүзәл Кашапова белән Ольга Власова сәйләннән бизәнгечләр, чәчәкләр үрә.

Рәйсә Гарифуллина кофталар, итәкләр, шәлләр, пальто, хәтта эшләпә бәйләгән! Бәйләм итекләр киюче булса, ул аларын да бәйләр иде. Йон да эрли әле бу ханым.

Зөлфия Әхмәтшина искиткеч уенчыклар, Рәйлә Гайнуллина оригами ысулында бик матур эшләр иҗат итә. Сәкия Хәсәнова атлас тасмалардан чигелгән картиналары белән таң калдыра.

– Кичәге хезмәттәш-ләремнең пенсиядә өйдә утырмавы сөендерә, алар чәмле тормыш рәвешен алга сөрә. Биредә компьютер белемен үзләштерә, шахмат, шашка уйный алар. Скандинавия адымы белән шөгыльләнә. Кар күбрәк яуса, чаңгыга басачакбыз, – ди Луиза Мөхәмәт кызы. – Завод пенсионерларына мөрәҗәгать итәсем килә: өйдә утырмагыз, безгә килегез, чәмле озын гомерлелеккә омтылачакбыз.
Читайте нас: