Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 ноябрь 2018, 11:55

Торак, төзекләндерү һәм җиргә хокукларны җую мәсьәләләре

БР Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты Рушан Сәетовка туймазылылар шушы сораулар белән мөрәҗәгать итте

БР Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты Рушан Сәетовка туймазылылар шушы сораулар белән мөрәҗәгать итте


Парламент әгъзасы белән очрашуга 15 кеше килде. Һәр мөрәҗәгать җентекләп тикшерелде, аларның кайберләре буенча тиз арада карар кабул ителде. Мәсәлән, бер авылда яшәүче ханым кимендә алты ел инде әнисенең җиргә хокукларын тергезүне юллый. Тупланган документларны карап-өйрәнеп, Сәетов күчермәләрен ясауны үтенде һәм арытабан ярдәм күрсәтү өчен аларны үзе белән алды.

Торак мәсьәләсен хәл итү җәһәтеннән ярдәм сорап килгән туймазылыга депутат судка мөрәҗәгать итәргә киңәш бирде. Ул аңа эш-гамәлләр тәртибе, таләп ителгән документлар турында җентекле күрсәтмә бирде һәм бераздан үзе белән элемтәгә чыгуын үтенде.

Хезмәт ветераны күршеләр арасында җиргә кагылышлы бәхәс мәсьәләсе белән килгән. Депутат төбәк хакимияте ярдәме белән аны җайга салды.

Ләлә МУСИНА.
(Дәвамын “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).

Читайте нас: