Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 ноябрь 2018, 13:00

“Спартак”лылар футбол чорын уңышлы тәмамлады

Бөтен дөнья халкы футбол буенча Дөнья чемпионатын күзәткән арада Туймазы футболчылары республика ярышларында җиңү өчен алышты һәм моңарчы күрелмәгән уңышка иреште.

Бөтен дөнья халкы футбол буенча Дөнья чемпионатын күзәткән арада Туймазы футболчылары республика ярышларында җиңү өчен алышты һәм моңарчы күрелмәгән уңышка иреште. “Спартак” командасы футбол буенча БР Кубогына, республика чемпионатының көмеш бүләгенә ия булды, кече футбол буенча Авыл спорт уеннарында һәм республика беренчелегендә җиңде.


– Шәһәребез җыелма командасының тоташ рес-публиканы шаулаткан чаклары бар иде, – ди команданың баш тренеры Рамил Низаметдинов. – Әмма аннары акча бүленмәү сәбәпле, ул таралды. Команда 2013 елда тергезелә башлады, район Хакимияте футбол клубын үстерүне хуплады. Команданың нигезен тәшкил иткән элекке уенчыларны кайтара алдык, студент-яшьләрне җәлеп иттек.

Көн саен үткән күнегүләр һәм тәҗрибәле көндәшләр белән ярышларга чыгу үз нәтиҗәләрен бирде. Быелгы чор катлаулы, әмма уңышлы булды. Без көндәшләрдән җиңүләрне йолкып алдык дияргә була. Биредә осталык кына җитми, ихтыяр көче дә кирәк. Уеннардан күренүенчә, команда аңа ия.

Иң мөһиме һәм катлаулысы, әлбәттә, республика Кубогы һәм чемпионаты уеннары булды. Чемпионатта без күптәнге көчле көндәшебез – Стәрлетамак командасы белән очраштык һәм, ниһаять, аны җиңә алдык. Учалыга барып уйнау да хәтердә калды. Башта өстенлек алар ягында булды – икенче тайм көндәшләр файдасына 0:3 исәбе белән башланды, әмма уен тәмамлануга нибары 20 минут кала команда матч барышын үзгәртте һәм җиңә алды.

Чорның уңышлы үтүендә, һичшиксез, тренер Леонид Белоусовның өлеше зур. Без команданы аның белән бергә әзерләдек. Һәм, әлбәттә, уенчылар. Җыелма командада яшь спортчылар байтак (анда 16-36 яшьлек “спартак”лылар уйный), мөмкинлекләре дә зур. Әмма бу юлы тәҗрибәле футболчылар – Дмитрий Мысяков, Влад Архипов, Дмитрий Долбилин, Эдуард Якупов, Айнур Галиуллин янә үзләрен күрсәтте. Әйткәндәй, Айнур – командада иң өлкәне. Ул бар яклап та булдыра, көчле сакчы, һөҗүмче, шуңа күрә барлык йомшак урыннарны күреп ала. Иң нәтиҗәле уенчыларның берсе – республика чемпионатында гына да 12 гол кертте. Дмитрий Долбилин исә көндәшләр капкасына 16 туп озатты.

Шимбә көнне район Хакимиятендә “Спартак” клубы тренерлары һәм уенчылары белән футбол чоры йомгаклары буенча матбугат конференциясе үтте.

Футбол чорына йомгак ясау барышында Туймазы шәһәре шәһәр биләмәсе Советы рәисе Флорид Терегулов җыелма команданың уңышын искиткеч дип атады.

– Клубта һөнәре буенча спортчылар түгел, һәвәскәрләр уйный. Алар эш, гаилә, күнекмәләр һәм уеннар арасында өзгәләнә. Аларның чәмлелеген һәм омтылышларын үстерү өчен шәһәр бюджетына ел саен футбол командасын финанслауга акча бүленә. Тик ул барысына да җитми. Чыгымнарның бер өлешен үз иңенә алучы химаячылар табылса, бик яхшы булыр иде, – диде Флорид Шамил улы.

Анфиса АИТОВА.


Читайте нас: