Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 ноябрь 2018, 11:50

Игелек кылырга ашыгыгыз

Өязетамак авылында мәчет ачылды

Өязетамак авылында мәчет ачылды


Бу көнне авыл халкы түземсезләнеп көтте.Аларның күптәнге хыялы тормышка ашты: мәчет манарасында ярымай калыкты. Мәчетне авыл халкы һәм шушы авылдан чыккан эшкуарлар сигез ел буе уртак тырышлык белән төзеде.


Авылга иман йортын ачу тантанасына мөселманнарның Үзәк диния нәзарәте рәисе, Русиянең Баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин, Туймазы, Октябрьский шәһәрләреннән һәм Ярмәкәй районыннан дин әһелләре килде. Баш мөфтинең бу авылга беренче тапкыр юлы төште, югыйсә гыйбадәтханә төзелә башлаганнан бирле даими ярдәм күрсәтте ул.

– Безнең районда 41 мәчет бар, һәм аларны төзү дәвам итә. Иман йортлары милләтара һәм конфессия-ара мөнәсәбәтләрне ныгыта. Гыйбадәт йортлары төзүдә чәмле катнашкан һәркемгә рәхмәтле без, – диде район Хакимияте башлыгы урынбасары Фәнил Ханов.

Баш мөфти диндарларны күптән көткән вакыйга белән котлады һәм авыл халкын күршеләр белән үзара дус-тату яшәргә, бер-берсенә карата сабыр-ихтирамлы булырга өндәде. Ул мәчеткә Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте әләмен, Вәзир хәзрәт Хәйруллинга чапан (муллалар кия торган яшел өс киеме) бүләк итте, мәчет төзүдә чәмле катнашкан авыл кешеләренә рәхмәт хатлары тапшырды. Рухи мирасыбызны саклаган, халыклар арасында тынычлыкны һәм бердәмлек-не ныгыткан өчен “Европласт” җәмгыяте директоры Ирек Насыйбуллинны “Әл-игътисам” – “Бердәмлек” медале белән бүләкләде. Асылда аның ярдәме белән мәчет мөселманнарның яңа рухи мәгърифәтчелек урыны гына түгел, авылның архитектура күрке дә хәзер.

Диана НАСЫЙБУЛЛИНА.


Читайте нас: