Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 ноябрь 2018, 12:15

Ярдәм арифметикасы

Туймазылылар балалы гаиләләргә җәмәгать ярдәменең яңа төрләрен лаек бәяләде

Туймазылылар балалы гаиләләргә җәмәгать ярдәменең яңа төрләрен лаек бәяләде


Кәрим өчен йорт

Җиде ай элек туймазылы Виктория һәм Илдар Баһаутдиновларның беренче баласы Кәрим туган. Иксез-чиксез шатлыкка күпсанлы мәшәкать-борчулар да өстәлгән. Бала чүпрәге һәм башка кирәк-ярактан кала, гаиләгә торак мәсьәләсен дә хәл итәргә туры килгән. Бар мөмкинлекләрен үлчәп-бәяләп, Баһаутдиновлар йорт сатып алу өчен ипотека кредиты алган.

Декрет ялына кадәр 22 яшьлек әни юрист булып эшли. Дөрес, тәҗрибә-стаж туплап өлгерәлми, шул сәбәпле декрет акчасы аз чыга. Хәзер исә гаилә башлыгы гына эшли, ул әледән-әле вахтага китә. Яшьләргә әти-әнисе ярдәм итә. Мәсәлән, Викториянең әлегә үзләрен сыендырган әнисе сабыйны караша. Бу вакытта кызы йорт эшләре белән булыша, ял итеп алала.

Кәримнең тешләре чыга башлаган, шул сәбәпле ул үзенә аеруча игътибар таләп итә, ашавын да күздә тотарга кирәк. Шуңа күрә җәмәгать ярдәме акчасы яшь әти-әни өчен бик вакытлы булган.

– Улыбызга 1,5 яшь тулганчы ай саен 8892 сум алачакмын. Бу акча гаиләбез өчен һич кенә дә артык түгел: өч көнгә җитүче бер кап катнашма – 140 сум тора, подгузниклар – бер мең сумнан артык, – ди Виктория.

Бу түләүләрдән кала, Баһаутдиновлар 300 мең сумга да дәгъва итә – беренче баласы туган яшь гаиләләргә түләнә ул. Документлар тупланган һәм халыкка җәмәгать ярдәме күрсәтү оешмасына тапшырылган. Акчаны гаилә йорт өчен алган кредитының бер өлешен каплауга юнәлтергә уйлый.


Ике кыз һәм ике ул

Гөлназ һәм Николай Ивановлар 13 ел элек кавышкан. Бер-бер артлы улы, кызы туган. Юк-бар хорафатларга ышанучан халык арасында тормыш сукмагыннан бергә атлауның унөченче елы хәвефле саналса да, ул аларга икеләтә шатлык китергән. Дөньяга Виктория белән Дмитрий аваз салган.

– Өченче бала турында күптән хыяллана идек. Әмма аларның икәү булачагын белгәч, хафага калдым, – дип сөйли бәләкәчләрнең әнисе Гөлназ Салават кызы. – Ничек итеп карарсың?! Әмма ирем бик сөенде: “Мин яныңда. Ярдәм итәрмен”, – диде.

11 яшьлек Аня белән 7 яшьлек Кирилл төп таянычым: алар хуҗалык эшләрен дә башкара, сабыйларны да караша. 10 айлык игезәкләрдән хәзер күз яздырырга ярамый. Алар өч бүлмәле фатирны “үзләштерә” башлаган, буйлары җиткән бар нәрсәне сүтә.

Әйткәндәй, Ивановлар бу фатирны күптән түгел сатып алган – икенче бала тугач бирелүче ана капиталыннан файдаланып, торак шартларын яхшырткан.

Күптән түгел гаилә башлыгы эш урынын алыштырган. Кереме зур түгел, әмма Николай Юрьевич, гаиләсенә матди ярдәмнән кала, үз ярдәме кирәклеген дә аңлый. Мондый шартларда кимендә өченче баласы туган гаиләләргә ай саен түләнүче акча бик ярап куйган. Ивановлар аны икеләтә күләмдә алачак – сабыйларга өч яшь тулганчы 18 мең сумлап бу.

– Сөт катнашмалары, сутлар, измәләр, боткалар, кием кирәк, өстәвенә, алар икәү. Шуңа күрә җәмәгать ярдәме безнең бюджет арифметикасына саллы өстәмә, – ди Гөлназ Салават кызы.

Ләлә МУСИНА.


Читайте нас: